Һиндстан

Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia

Һиндстан
Remove ads

Һиндстан Җөмһүрияте, Һиндстан яки Быһарат (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакьстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивлар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.

Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...

Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.

Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

Remove ads

Атама

Һиндстан атамасы Бөек Моголлар Империясе чорыннан башлап кулланыла. Илнең атамасы Һинд елгасының тарихи атамасы булган санскрит телендәге синдһу (санскр. सिन्धु) сүзеннән килә. Һиндстан Конституциясе илнең тагын бер атамасын кабул итә — Бһарат (хинди भारत). Ул борынгы Һинд патшасының санскриттагы исеменнән барлыкка килә.

Кыска фактлар Милли хайван, Милли кош ...
Remove ads

Тарих

Төп мәкалә: Һиндстан тарихы

Таш гасыры

Субконтинентта беренче билгеле даими тораклар 9000 ел элек Мадхья-Прадеш штатының Бхимбетка дигән җирендә килеп чыккан. Соң неолитның археологик мәдәниятләре Һинд елгасы үзәнендә б. э. к. 6000 елдан 2000 елга кадәрге арада, Көньяк Һиндстанда 2800 елдан 1200 елга кадәрге арада чәчәк ата.

Бронза гасыры

Бронза гасыры Һинд субконтинентында якынча б.э.к. 3300 елда металлургиянең киң җәелүе һәм бакыр, бронза, аккургаш сыман металларны эретергә өйрәнүдән башлана.

Һинд цивилизациясенең чәчәк атуы б. э. к. 2600 ел белән 1900 ел арасына туры килә. Бу вакытта Һинд субконтинентында шәһәр цивилизациясе барлыкка килә һәм монументаль төзелеш алып барыла. Төп шәһәрсыман яшәү җирләре булып хәзерге Пакистандагы Хараппа һәм Мохенджо-Даро һәм хәзерге Һиндстандагы Дхолавира һәм Лотхал тора.

Тимер гасыры

Веда цивилизациясе

Веда мәдәнияте — һинд-арийларга карый, һәм индуизмның санскритта төзелгән изге язамалары Ведалар белән ассоцияцияләнә. Көнбатыш галимнәре фикере буенча бу мәдәният б. э. к. 1500 ел белән 500 ел арасында яшәгән. Ләкин бу фикер белән Веда чорының башы б. э. к. IV меңьеллыкка караганын алга сөрүче Һиндстан галимнәре ризалашмый.

Галимнәр фикеренчә, тимер гасырының башы төньяк-көнбатыш Һиндстанда б. э. к. X гасырга туры килә.

Махаджанападалар

Ведалар чорының ахырында Һинд субконтинентында кечкенә патшалыклар һәм шәһәр-дәүләтләр килеп чыга. Б. э. к. V гасырда 16 патшалык формалаша: Каши, Косала, Анга, Магадха, Вриджи, Малла, Чеди, Вамша, Куру, Панчала, Матсья, Шурасена, Ассака, Аванти, Гандхара һәм Камбоҗа — алар Махаджанападалар буларак та билгеле. Бу чорда шәһәр халкы саны арта. Шулай ук күпсанлы ваграк дәүләтләр дә була. Ул чорның белемле кешеләре санскритта, гади халык исә панкрит дип аталучы телнең төрле диалектларында сөйләшә торган булган.

Бу вакытта төп дин булып брахманнар тарафыннан үткәрелүче төрле катлаулы ритуаллар тора. Шулай ук б. э. к. VI гасырда Сиддхарта Гаутама (Будда) үзенең тәгълиматына нигез сала, якынча аның белән бер үк вакытларда соңрак джайнизм буларак формалашачак диннең тәгълиматын Махавира тарата.

Фарсы һәм грек басып керүләре

Thumb
Александр Македонскийның явы хәзерге Һиндстанның төньяк өлешенә кадәр барып җитә

Б. э. к. якынча 520 елда, Фарсы илендә Дарий I хакимлек иткәндә, Һинд субконтинентының төньяк өлеше (хәзерге көнчыгыш Әфганстан һәм Пакистан) Ахеменидлар империясе тарафыннан яулап алына һәм ике гасыр дәвамында адарга буйсынып яши.

Б. э. к. 334 елда Александр Македонский, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.

Магадха империясе

16 махаджанапада арасында иң мөһим урынны б. э. к. 684 елда нигез салынган Магадха исемлесе алып тора. Аның башкаласы булып Раджагриха шәһәре торган. Соңрак аңа Паталипутра атамасы бирелә. Б. э. к. 424 елда бу дәүләт башына Нанда династиясе килә.

Маурья империясе

Б.э.к. 321 елда Чандрагупта Маурья Чанакья белән берлектә Нанда династиясен бәреп төшереп Магадхада Маурья династиясенә нигез сала, Маурья империясе барлыкка килә.

Thumb
Маурья империясенең чәчәк аткан чорындагы территорияләре зәңгәр белән, империя белән иттифакта торучы дәүләтләр ачык зәңгәр белән күрсәтелгән.

Төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләре

Һиндстанның төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләренә һинд-грек, һинд-скиф, һинд-парфян һәм һинд-сасанид мәдәниятләре карый. Һинд-грек патшалыгының нигезе грек-бактралы Деметрий патша тарафыннан б. э. к. 180 елда салына һәм хәзерге Әфганстан һәм Пакистан территорияләрен алып тора. Бу дәүләт якынча ике гасыр яши. Һинд-скифлар Себердән Бактрага, соңрак Согдианага, Кәшмирга, Гандхарага һәм, ниһаять, Һиндстанга күчеп килүче скифлар булган. Аларның патшалыгы б. э. к. II—I гасырларда яши. Соңрак Парфян патшалыгы бүгенге Әфганстанның күпчелек җирләрен басып ала һәм яңа мәдәният чыганагы була.

Thumb
Деметрий I БактралыҺинд-грек патшалыгына нигез салучы, фил башын төшерелгән таҗ Һиндстанны яулап алуын аңлата

Гуптлар империясе белән бер үк вакытта яшәгән Фарсы Сасанид империясе бүгенге Пакистан территориясенә кадәр җәелә һәм бу җирдә һинд-фарсы мәдәнияте туа.

Классик чор

Һиндстанда классик чор VII гасырда Төньяк Һиндстанның Харша патша идарә иткән заманда торгызылуы белән башлана һәм XIV гасырда мөселманнарның бәреп керүе белән тәмамлана. Бу чорда һинд сәнгате чәчәк атуга ирешә һәм төп дини һәм фәлсәфи тәгълиматлар, бүгенге көндә яшәп килүче индуизм, буддизм һәм джайнизмның төрле тармакларының килеп чыгуына сәбәпче булып үсеш ала.

VII гасырда Харша патша уңышлы рәвештә Төньяк Һиндстанны берләштерә. Тик бу берләшмә озын гомерле булмыйча Харша патшаның үлеменнән соң тиз арада таркала.

Көньяк Һиндстанда урнашкан патшалыклар бу чорда, Көньяк-көнчыгыш Азиядәге күп кенә җирләрне кул астына төшереп, үзләренең йогынтысын Индонезиягә кадәр җиткерәләр. Классик чорда җирле телләрдә әдәбият һәм архитектура югары дәрәҗәгә ирешә.

Яңа тарих

1611 елны Һиндстан җиренә инглизләр килә. «Сәүдә»не сылтау итеп, алар Һиндстанны ачыктан-ачык талый башлыйлар. Шушы байлыклар Англиядә капитализм үсешен тизләтә.

Ике йөз ел буена инглизләрнең талавы нәтиҗәсендә һиндстан халкы коточкыч хәерчелеккә дучар ителә, үлем хәленә килә. Түзәр хәле калмагач, 1857 елда халык, кулына корал тотып, колонизаторларга каршы баш күтәрә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый.

1885 елны буржуаз-алпавытлар партиясе — һиндстан милли кәнгрис партиясе төзелә. Егерме-утыз елдан соң партиянең эчендә сул канат барлыкка килә. Ул Англиянең хакимлеген җимерү өчен көрәшүне үз максаты итеп куя.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң һиндстанны куәтле милли азатлык хәрәкәте чолгап ала. Бу хәрәкәт Бөек Октябрь социалистик революциясенең турыдан-туры йогынтысы белән киңәйгәннән-киңәя бара. Завод-фабрикаларда беренче көчле забастовкалар булып үтә. Сыйнфый көрәш барышында беренче профсоюзлар һәм беренче коммунистик группалар барлыкка килә.

1942 елны Милли кәнгрис партиясе милли хөкүмәт төзүне таләп итә. Моңа җавап итеп, инглизләр партия җитәкчеләреннән Ганди, Неру һ. б. ларны кулга алалар. 1946 елны илдә гаять киеренке хәл туа. Бөтендөнья сугышында хәлсезләнгән Англия биредә көчәя баргач милли азатлык хәрәкәтенә каршы тора алмый. 1947 елны Англия, илне икегә бүлеп, икесенә дә, Пакстанга һәм һиндстанга доминион хокукы бирергә мәҗбүр була.

Беренче милли хөкүмәтнең премьер-министры Җаваһарлал Неру була. Ләкин Һиндстан доминион булып озак яшәми. Өч елдан соң, 1950 елның 26 гыйнварында, Һиндстан хөкүмәте илне бәйсез, мөстәкыйль дәүләт итеп игълан итә.[9]

Remove ads

Географик мәгълүмат

Төп мәкалә Һиндстан географиясе.

Һиндстан Көньяк Азия территориясендә урнашкан. Мәйданы буенча бу дәүләт дөньяда җиденче урында тора (3 287 590 км², шул исәптә, коры җир: 90,44 %, су: 9,56 %). Халык саны буенча исә Һиндстан икенче урында (1 131 191 071 кеше). Һиндстан Пакистан, Кытай, Непал, Бутан, Бангладеш һәм Мьянма илләре белән чиктәш. Шулай ук су буенча Мальдив утраулары, Шри-Ланка һәм Индонезия белән чиктәш. Сорау астында булган Джамму һәм Кәшмир территориясе Әфганстан белән чиктәш.

Административ бүленү

Төп мәкалә Һиндстан административ бүленүе.

Һиндстан – федератив җөмһүрият. Ул 28 штаттан, 6 союз территориядән һәм Милли башкала Дели округыннан тора. Бөтен штатларда үзләре сайлаган хөкүмәтләр бар. Штатларның күбесе халык сөйләгән телгә нигезләп төзелгән.

1948 елны Һиндстан егерме сигез штат һәм берничә ханлыктан торса, 1956 ел реформасы буенча илдә бары тик зурайтылган 14 штат кала.

Thumb
Административ бүленү
Подробнее Татар атамасы, Җирле атама ...
Remove ads

Дәүләт гимны

“Халык уй-хыялын беркетүче”: мәгънәсе шулай аңлатыла торган “Jana gaṇa mana adhināẏaka” (जनगणमन-अधिनायक ) җыры — олы һәм күпхалыклы, күпмилләтле Һиндстанның дәүләт гимны. Аның көен һәм сүзләрен 1861-1941 елларда яшәгән язучы, шагыйрь, көйязар, рәссам һәм җырчы Рабиндранат Тагор һинди һәм бенгал телләрендә иҗат итеп калдырган. Автор гимн текстын үзе үк инглиз теленә дә күчергән. Хәзерге заманда шигырь аңарда аталган төбәкләр һәм башка халыклар телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Thumb
Рабиндранат Тагор
जनगणमन-अधिनायक जय हे

भारतभाग्यविधाता!

पंजाब सिन्ध गुजरात मराठा

द्राविड़ उत्कल बंग

विन्ध्य हिमाचल यमुना गंगा

उच्छलजलधितरंग

तव शुभ नामे जागे,

तव शुभ आशिष मागे

गाहे तव जयगाथा।

जनगणमंगलदायक जय हे

भारतभाग्यविधाता!

जय हे, जय हे, जय हे,

जय जय जय जय हे।।

Jana-gaṇa-mana adhināyaka jaya hē

Bhārata-bhāgya-vidhātā.

Pañjāba-Sindha-Gujarāta-Marāṭhā,

Drāviṛa-Utkala Baṅga

Vindhya Himācala Yamunā Gaṅgā,

Ucchala jaladhi taraṅga

Tava śubha nāmē jāgē,

tava śubhāśīṣa māṅgē

gāhē tava jaya gāthā.

Jana gaṇa maṅgala-dāyaka jaya hē,

Bhārata bhāgya vidhātā.

Jaya hē, jaya hē, jaya hē,

jaya jaya jaya jaya hē.

Дан сиңа, дан халык уй-хыялын беркетүче,

Бһарат язмышын хәл итүче,

Пәнҗаб, Синдһа, Гөҗарат, Маратһа илһамы,

Дравид, Одиша, Бенгал җаны.

Исемең Виндһья, Һималай тауларында,

Ямуна һәм Ганг моңнарында,

Һәм тәкрарлый рухланып аны,

Дулкын кагып, Һинд океаны.

Син иминлек, өмет бирүче,

Дан сиңа, дан, халыкны бәхеткә илтүче,

Бһарат язмышын хәл итүче.

Дан сиңа, дан сиңа, шөһрәт-дан,

Дан сиңа, дан сиңа, Һиндстан!

Remove ads

Халык

Төп мәкалә: Һиндстан халкы.

Халык саны буенча Һиндстан дөньяда Кытайдан соң икенче урында тора (1,15 млрд кеше). Халыкның 70% авылларда яши. Һиндстанның иң зур шәһәрләре: Мумбаи (элеккеге Бомбей), Дели, Колката (элеккеге Калькутта), Ченнай (элеккеге Мадрас), Бангалор, Хайдарабад һәм Ахмадабад.

Мәдәният

Дин

Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

Һинд дине — Һиндстанда иң киң таралган дин, ул халыкның 80 % ын тәшкил итә. Ислам — халыкның ~15 % ы, тарафдарлары зурлыгы буенча икенче дин. Һиндстанда башка төп дини төркемнәр — христианнар (2,3 %), сикхлар (1,9 %), буддачылык вәкилләре (0,8 %) һәм джайнилар (0,4 %). 2011 елда һиндларның 0,9 % ы бернинди дин дә тотмый.

Remove ads

Сәясәт

Мәдәният

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads