Аккургаш

From Wikipedia, the free encyclopedia

Аккургаш
Remove ads

Аккургаш (лат. Stannum, Sn) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 14 төркем элементы. Тәртип номеры - 50. Җиңел металлар төркеменә карый.Нормаль шартларда аккургаш сыгылмалы, чүкелүчән, җиңел эрүчән көмеш-ак төстәге ялтыравыклы металл. Аккургаш өч аллотропик модификациядә була:  13,2 °C түбән температурада алмас куб рәшәткәле тотрыклы α-аккургаш (соры кургаш), 13,2 °C югарырак температурада тетрагональ рәшәткәле β-аккургаш (аккургаш). γ-кургаш —  161°C—232  градуслар интервалында барлыкка килә.

Кыска фактлар Аккургаш, Бәйле хәвеф-хәтәр ...
Remove ads

Символы

Аккургаш элементының символы - Sn (Станнум дип укыла).

Тарихы

Кургаш кешелеккә б.э.к. IV мең еллыктан ук билгеле булган. Аккургаш б.э.к. III гасыр соңында һәм уртасында кулланылган кургашлы бронза компоненты булып тора.

Тәбигатьтә таралышы

Кургаш — сибелеп таралган сирәк элементларның  берсе. Җир кабыгында таралуы буенча кургаш 47-че урынны били. Кларк саны буенча  2×10−4 алып 8 ×10−3 % кадәр масса тәшкил итә. Составында аккургаш булган төп минерал — касситерит (кургаш ташлары) SnO2, аның составында 78,8 проценты аккургаш бар. Станнин (аккургаш колчеданы) — Cu2FeSnS4 (27,5 % Sn) тәбигатьтә сирәгрәк очрый.

Ятмалары

Дөньяда аккургаш ятмалары Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азияла — Индонезия, Малайзия һәм Таиланд илләрендә. Иң зур ятмалар, шулай ук Көньяк Америкада (Боливия, Перу, Бразилия) һәм Австралиядә.

Рәсәй Федерациясендә аккургаш ятмалары Хабаровск краенда[10], Чукот автономияленда, Приморье краенда (Кавалеровский районы), Саха Республикасында һәм башка районнарда урнашкан.

Куллану

Титан җитештерүдә аккургаш легирлаучы металл буларак кулланыла. Аккургаш двуокисе оптик пыяла эшләүдә абразив материал буларак кулланыла. Бу металл химик электр тогы чыганакларында, аккумуляторларда кулланыла.

Сүрәтләр галереясе

Чыганаклар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads