Дания Сәлимова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дания Сәлимова, Дания Әбүзәр кызы Сәлимова (кыз фамилиясе Салихова; 1957 елның 2 гыйнвары) – телче-галим, филология фәннәре докторы (2001), Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының (филиал) филология һәм тарих бүлекчәсенең рус теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры (2002). Россия табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (2009). РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2007). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 2 гыйнварында туган. Минзәлә педагогика көллиятен, «татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыту» белгечлекләре буенча Казан дәүләт университетын (1981, 1991) тәмамлаган. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Хәзерге татар теленең морфонологиясе» темасына кандидатлык (1986), «Төрле төзелешле телләрдә сүз төркемнәре: системалы – функцияле якын килү (татар һәм рус теле материалында)» темасына докторлык диссертацияләре (2001) яклаган[1].


Remove ads
Хезмәт юлы
1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) рус теле (хәзер рус теле һәм контрастив тел гыйлеме ) кафедрасында эшли. Доцент (1994), профессор (2002).
Фәнни юнәлешләре
- хәзерге татар һәм рус телләренең функциональ морфологиясе
- чәчмә әсәр текстларында сүз төркемнәренең яшәве
- татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы һәм грамматикасы
- сүзләрнең лексик-грамматик классларының статик тасвирламалары
- текст лингвистикасы (Марина Цветаева әсәрләренең теле һәм стиле)
- шигъри ономастикон
Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге
Филология факультетында утыз ел «Хәзерге рус теле. Сүз ясалышы һәм морфология», «Тел теориясе» фәннәреннән укыта. «Рус һәм татар теленең чагыштырма морфонологиясе», «Сәнгатьле тәрҗемәнең теориясе һәм практикасы», «Рус теленең грамматик төзелешендә күчеш күренешләре» исемле махсус курслар алып бара. 2006 елдан РФ мәгариф министрлыгы химаясендәге фәнни юнәлешне тормышка ашыра: 4 фәннәр кандидатыннан торган төркем текст мохитендә сүзләрнең лексик-грамматик классларының яшәве проблемалары белән шөгыльләнә. Галим кул астында әзерләнгән 7 кандидатлык диссертациясе Казан (2006, 2007), Төмән (2007), Тубыл (2007, 2009), Кемерово (2007, 2008) шәһәрләре югары уку йортлары диссертация шураларында яклана. 3 докторлык, 17 кандидатлык диссертациясен яклаганда рәсми оппонент буларак катнаша.
Remove ads
Хезмәтләре
4 монографиясе, 130 фәнни хезмәте басылган.
- Татар морфонологиясенә кереш (М.З. Зәкиев белән берлектә). Казан, 1983.
- Әйтемнәрнең поэтикасы (А. Яхин белән берлектә). Казан, 1987.
- Тел гыйлеменә кереш (Ф.С. Сафиуллина, Х. Сәлимов белән берлектә). Казан, 2000.
- Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы (Х. Сәлимов белән берлектә). Алабуга, 2007.
- Антропонимия романов Д. Стахеева (Г. Патенко белән берлектә). Алабуга, 2008
- Время и пространство как категория текста (Ю. Данилова белән берлектә). М., 2009.
- Двуязычие и перевод. М., 2012 һ. б.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2007).
- «Һөнәри хезмәттә рус телен үрнәк куллану» Бөтенрусия бәйгесе (2008, Мәскәү дәүләт университеты) — җиңүче [2].
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019)[3].
- 2024 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе өчен[4].
Кызыклы факт
Д. Сәлимова — «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булган беренче Алабуга хатын-кызы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads