Пётр Румянцев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Пётр Румянцев
Remove ads

Пётр Румянцев, Пётр Александрович Румянцев-Задунайский (рус. Румянцев-Задунайский Пётр Александрович; 4 (15) гыйнвар 1725, Строенцы[d], Россия империясе — 8 (19) декабрь 1796 (71 яшь), Ташань[d], Россия империясе) — Пётр III һәм Екатерина II хакимлек иткән заманда Россия хәрби һәм сәяси эшлеклесе, граф (1744), генерал-фельдмаршал (1770). Россия хәрби фәненә һәм хәрби доктринасына нигез салучы.

Кыска фактлар Пётр Румянцев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1725 елның 4 (15) гыйнварында Мәскәүдә туган. Исем анасы — патшабикә Екатерина I. 10 яшендә Преображение полкы лейб-гвардиясенә рядовой итеп язалар. 14 яшенә кадәр Малороссиядә яши. Өй шартларында әтисеннән белем ала. 1739 елда Берлиндагы Россия илчелегенә билгеләнә. 1740 елда начар тәртибе өчен кире чакырып алына. Коры җир гаскәрләре шляхта корпусында 2 ай укый. Подпоручик дәрәҗәсендә хәрби хезмәткә алына.

Remove ads

Хәрби хезмәттә

1741-1743 еллардагы Рус-швед сугышында катнаша. Гельсингфорсны (Һелсинки) алудагы хезмәте өчен капитан дәрәҗәсе ала. Әтисе, генерал-аншеф Александр Иванович Румянцев Або солых килешүе (1743) турындагы хәбәрне тапшырырга Петербургка җибәрә. Патшабикә Елизавета Петровна Пётр Румянцевка полковник дәрәҗәсе бирә һәм Воронеж полкы башлыгы итә. 1744 елда патшабикә Елизавета Петровна генерал-аншеф Александр Иванович Румянцевка граф титулы бирә, шулай итеп Пётр Румянцев та граф була.
1748 елда Австрия тәхете өчен барган сугышта (1740-1748) катнаша.
1749 елда, атасының вафатыннан соң, мөлкәт хуҗасы булып кала.

Remove ads

Җидееллык сугыш

Җидееллык сугышта (17561763) (Россия, Австрия, Франция, КанадаПруссия һәм Англиягә каршы) П. Румянцев Гросс-Егерсдорфта бригада белән, Кунерсдорфта дивизия белән, Кольбергта корпус белән җитәкчелек итә. Россия армиясе берничә бәрелештә җиңә һәм Берлинны ала.

1764 елдан Малороссия губернаторы.

Рус-төрек сугышы

Рус-төрек сугышында (1768-1774) П. Румянцев Россия армиясе белән җитәкчелек итә. Көрәштәшләре — А.В. Суворов, Голицын, Олиц, Панин, Алексей Орлов. 1769 елда 100 меңле төрек-кырымтатар гаскәре Украина җирләренә керә. П. Румянцев 80 меңле гаскәр белән каршы тора һәм җиңүгә ирешә. 1770 елда Кагул янында 150 меңле төрек-янычарлар гаскәрен җиңә. Измаил кирмәне бирелә. Панин Бендеры шәһәрен ала. Долгоруков Кырымга яу белән бара, ярымутрауны ала. П. Румянцевның төрекләрне һәм кырымтатарларны аеру планы уңышлы тәмамлана. 1774 елда А.В. Суворовның Варна яннындагы Козлуҗа авылы янында төрек гаскәрен тар-мар итүеннән, П. Румянцев җитәкчелегендәге Россия гаскәренең Ларга һәм Кагул елгалары буендагы җиңүеннән, адмирал Г.А. Спиридовның Чесма диңгез бәрелешендә җиңүеннән соң Төркия Россиягә Кара диңгезгә чыгу юлын ача, Күчүк Кайнарҗа килешүенә кул куя.
1775 елда граф П. Румянцевка «Задунайский» титулы бирелә.

Remove ads

Польшадагы сугыш

А.В. Суворов Польша конфедератларын һәм литвалыларны җиңә. Львов һәм Перемышль шәһәрләре алына. 1772 елның апрелендә Краков алына. Пруссия короле Фридрих II катнашында Польша җирләре бүленә. Россиягә Беларус, Волынь һәм Подолия җирләре күчә.

II рус-төрек сугышы

Рус-төрек сугышында (1787-1791) П. Румянцев икенче армия белән җитәкчелек итә. А.В. Суворов Рымник янында төрек армиясен тар-мар итә (1789) һәм Измаилны штурмлый (1790). Ф. Ушаков Киреч ярымутравы, Тендра утравы (1790), Калиакрия борыны янында (1791) төрек флотын җиңә.

Россия хәрби фәнендә П. Румянцевның урыны

Россия хәрби фәнендә Румянцевның эшкәртмәләре кулланылмаган бер генә юнәлеш тә юк. Петр I нең иң лаеклы дәвамчысы. Россия армиясенең саклану тактикасын актив һөҗүм итү тактикасына алмаштыручы. Петр IIIнең Пруссия белән мавыгуына чик куючы. Россия армиясен яңадан үзгәртеп коручы. Россиянең көньяк чикләрен ныгытучы. Гаскәринең тормышын бәяләүче, аны саклап калу өчен тырышучылар «мәктәбе»н булдыручы. Потемкин, Вейсман, Петр Панин, Кутузов, Н.В. Репнин, А.В. Суворов — аның хәрби һуманлык идеясен дәвам итүчеләр. А.В. Суворовның хәрби таланты ачылу һәм үсүдә П.А. Румянцев өлеше зур. 1770 елда Россия армиясенә яңа прогрессив хәрби устав- «Хезмәт итү йоласы» (Обряд служб) кертә.

Remove ads

П. Румянцев заманындагы патшалар

Хәтер

Әдәбият

  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.

Чыганаклар

  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads