Яна Батыршина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Яна Батыршина
Remove ads

Яна Батыршина (Янина Фәрхат кызы Батыршина) — спортчы (нәфис гимнастика), Россиянең атказанган спорт мастеры. Нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш приз иясе.

Кыска фактлар Яна Батыршина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Нәфис гимнастика буенча ярышта
Thumb
«Хәбәрләр-Спорт» алып баручысы
Thumb
Яна Батыршина

1979 елның 7 октябрендә Ташкәнтта туган. 1991 елда гаиләсе белән Россиягә күченгән[2]. Мәскәүдә Олимпия резервлары укуханәсен тәмамлаган.

Спорт карьерасы

Үзбәкстанда

Нәфис гимнастика белән 5 яшеннән (1984) шөгыльләнә (беренче остазы – В.А. Чернова).

Россиядә

1991 елдан Новогорск гимнастика үзәгендә (остазы И.А. Винер) шөгыльләнә, Россия җыелмасына кабул ителә.

Барлыгы 180 медаль яулаган. Олимпия уеннарының көмеш медале, 7 дөнья беренчелегенең алтын медале, 5 Европа беренчелегенең алтын медале, 40 кубок иясе. Спорттагы уңышлары өчен II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены белән бүләкләнгән.

« И.А. Винер белән аралар бозыла башлады. Ул - гаять көчле ихтыярлы шәхес, ә мин - йомшак һәм сабыр. Тренерның кискен эндәшүләре берзаман күңелемә тия башлады. Шуның аркасында нәфис гимнастика да яратмаган спорт төренә әйләнә язды. Алай да тренерым турында бернинди начар сүз әйтәсем килми. Ул - гимнастика өлкәсендә зур белгеч, минем спортта ирешкән дәрәҗәләремдә аның өлеше гаять зур[3]. »
Remove ads

ТV карьерасы

2000 елдан «16 яшькә кадәр һәм өлкәнрәк» (До 16 и старше) тапшыруын алып бара. «Столица» каналында спорт яңалыклары белән таныштыра. 2002 елдан «Россия-2» каналында «Хәбәрләр-Спорт» мәгълүмат программаларын алып бара.

Милли «Дан» (Слава) спорт премиясе тапшыру тантанасын (2003, 2004, 2006, 2008), «Форт-Баярд» (2002), «Халык артисты» (2004), «Спорт белән шөгыльлән» (2010) телетапшыруларын алып бара. Олимпия уеннарында (Ванкувер) «Сочи-2014» рус йорты хуҗабикәсе була. «Гадел спорт илчеләре» допингка каршы проектында катнаша (2010 елдан).

2012 елдан Мәскәүдә Яна Батыршина призына нәфис гимнастика турниры үткәрелә [6]

Thumb
Яна Батыршина призына турнир эмблемасы

Спорт нәтиҗәләре

Подробнее Елы, Ярыш төре ...
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads