Яна Батыршина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яна Батыршина (Янина Фәрхат кызы Батыршина) — спортчы (нәфис гимнастика), Россиянең атказанган спорт мастеры. Нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш приз иясе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле



1979 елның 7 октябрендә Ташкәнтта туган. 1991 елда гаиләсе белән Россиягә күченгән[2]. Мәскәүдә Олимпия резервлары укуханәсен тәмамлаган.
Спорт карьерасы
Үзбәкстанда
Нәфис гимнастика белән 5 яшеннән (1984) шөгыльләнә (беренче остазы – В.А. Чернова).
- 1988 елда Үзбәкстан ССР җыелмасына кабул ителә.
- 1989 елда ССРБ яшьләр җыелмасына кабул ителә.
Россиядә
1991 елдан Новогорск гимнастика үзәгендә (остазы И.А. Винер) шөгыльләнә, Россия җыелмасына кабул ителә.
Барлыгы 180 медаль яулаган. Олимпия уеннарының көмеш медале, 7 дөнья беренчелегенең алтын медале, 5 Европа беренчелегенең алтын медале, 40 кубок иясе. Спорттагы уңышлары өчен II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены белән бүләкләнгән.
- 1998 елдан зур спорттан китә.
![]() |
И.А. Винер белән аралар бозыла башлады. Ул - гаять көчле ихтыярлы шәхес, ә мин - йомшак һәм сабыр. Тренерның кискен эндәшүләре берзаман күңелемә тия башлады. Шуның аркасында нәфис гимнастика да яратмаган спорт төренә әйләнә язды. Алай да тренерым турында бернинди начар сүз әйтәсем килми. Ул - гимнастика өлкәсендә зур белгеч, минем спортта ирешкән дәрәҗәләремдә аның өлеше гаять зур[3]. | ![]() |
- 1999 елда 3 ай Бразилиянең нәфис гимнастика буенча беренче һәм үсмерләр җыелмаларының баш тренеры була.[4][5]
Remove ads
ТV карьерасы
2000 елдан «16 яшькә кадәр һәм өлкәнрәк» (До 16 и старше) тапшыруын алып бара. «Столица» каналында спорт яңалыклары белән таныштыра. 2002 елдан «Россия-2» каналында «Хәбәрләр-Спорт» мәгълүмат программаларын алып бара.
Милли «Дан» (Слава) спорт премиясе тапшыру тантанасын (2003, 2004, 2006, 2008), «Форт-Баярд» (2002), «Халык артисты» (2004), «Спорт белән шөгыльлән» (2010) телетапшыруларын алып бара. Олимпия уеннарында (Ванкувер) «Сочи-2014» рус йорты хуҗабикәсе була. «Гадел спорт илчеләре» допингка каршы проектында катнаша (2010 елдан).
2012 елдан Мәскәүдә Яна Батыршина призына нәфис гимнастика турниры үткәрелә [6]

Спорт нәтиҗәләре
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россиянең атказанган спорт мастеры.
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Чыганаклар
Сылтамалар
- Рәсми сайты 2022 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.
- Я. Батыршина «Люди» сайтында
- «Үзәк яһүди ресурсы» сайтында
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads