Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Сыктывкар (коми Сыктывкар, искергән коми Сыктывдiн, рус. Сыктывкар) — Россиядә шәһәр (1780 елдан), Коми Республикасының башкаласы.
Сыктывкар | |
коми Сыктывкар | |
Байрак[d] | |
Рәсми исем | Сыктывкар |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Коми Республикасы, Сыктывкар[d][1], Коми (зырян) автономияле өлкәсе һәм Усть-Сысольск өязе[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Сыктывкар[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Поздеев, Иван Александрович[d] |
Халык саны | 245 313 (2017)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 172 метр |
Кардәш шәһәр | Атырау, Дебрецен[3][4][5], Лос-Алтос[3], Ловеч[d][3][6][7], Кульера[3], Могилёв[3], Тайюань[d][3] һәм Кемер (Анталья)[8] |
Мәйдан | 152 км² |
Почта индексы | 167000, 167002, 167004, 167005, 167009, 167011, 167014, 167018, 167023, 167026 һәм 167031 |
Рәсми веб-сайт | сыктывкар.рф(рус.) |
Җирле телефон коды | 8212 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Сыктывкар Викиҗыентыкта |
Халык саны — 235 006 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 250 874 кеше.[9]
Сыктвкар сүзе коми теленнән «Сысола елгасыда урнашкан шәһәр» дигәнне аңлата (коми Сыктыв — Сысола коми кар — шәһәр)
Сыктывкар Сысоланың Вычегдага кушылу урынында, Мәскәүдән 1331 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Төньяк тимер юлының «Сыктывкар» тупик станциясе.
Шәһәр аша Р25 (Сыктывкар — Ухта), Р176 «Нократ» (Чабаксар — Йошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.
«Сыктывкар» халыкара аэропорты.
Сыктывкар халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Сыктывкар климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,8 | 3,8 | 13,2 | 26,7 | 31,0 | 35,3 | 34,8 | 34,6 | 27,5 | 20,4 | 9,3 | 5,0 | 35,3 |
Уртача максимум, °C | −10,8 | −8,6 | −0,5 | 7,0 | 14,6 | 20,6 | 23,2 | 18,8 | 12,3 | 4,4 | −4,3 | −8,6 | 5,7 |
Уртача температура, °C | −14,2 | −12,4 | −5,1 | 1,8 | 8,5 | 14,8 | 17,5 | 13,7 | 8,1 | 1,7 | −6,8 | −11,7 | 1,3 |
Уртача минимум, °C | −17,8 | −16 | −9,3 | −2,8 | 3,3 | 9,4 | 12,4 | 9,3 | 4,7 | −0,6 | −9,5 | −15 | −2,7 |
Абсолют минимум, °C | −46,6 | −45,4 | −38,8 | −27,3 | −15 | −5 | −0,3 | −2,1 | −8,6 | −29,6 | −43,5 | −46 | −46,6 |
Явым-төшем нормасы, мм | 41 | 31 | 31 | 33 | 49 | 74 | 73 | 75 | 57 | 59 | 52 | 46 | 621 |
Чыганак: Погода и климат |
Сыктывкар беренче тапкыр 1586 елда Усть-Сысола погосты буларак телгә алына.
1780 елда Усть-Сысола Усть-Сысольск шәһәренә үзгәртеп корыла һәм Вологда калгайлыгы (1796 елдан — Вологда губернасы) Усть-Сысольск өязенең үзәге була.
1856 елда Усть-Сысольск 3 чиркәү, 528 йорт һәм 15 лавка (кибет) булган.
1921 елдан — Коми (Зыряннар) автономияле өлкәсенең үзәге. 1936 елдан — Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы.
1930 елда шәһәргә Сыктывкар исеме кушыла.
1968 елда шәһәр составына Эжва шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.
1983 елда Сыктывкар составына Краснозатонский һәм Верхняя Максаковка шәһәр тибындагы бистәләр һәм Выльтыдор, Верхний Мыртыю бистәләр кертеләләр, ә 1990 елда алар шәһәр составынна аерылып чыгарылалар.
1856[11] | 1897[12] | 1913[11] | 1926[11] | 1931[11] | 1939[11] | 1959[13] | 1970[14] | 1979[15] | 1989[16] | 2002[17] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~3 100 | 4 464 | ~5 600 | ~7 700 | ~25 300 | ~64 500 | 64 461 | 125 088 | 170 980 | 232 117 | 230 011 | 235 006 |
Милли состав (2010): руслар — 66,0%, комилар — 25,9%, украиннар — 2,8%.[18]
Сыктывкар — урман сәнәгатенең мөһим үзәге: целлюлоза-кәгазь комбинаты, такта яру һәм агач эшкәртү комбинаты; гидролиз-чүпрә заводы.
Машиналар төзү заводы, судно механика заводы. Тукылмаган материаллар фабрикасы. Төзү материаллар һәм азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре.
һ.б югары уку йортлары
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.