Кристина Андреева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кристина Андреева
Remove ads

Кристина Андреева (рус. Кристина Андреева, 20.05.1992,[1] Красноярск, Россия байрагы Россия Федерациясе) — балет артисты, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе, Татарстанның атказанган артисты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе (2015), «Тантана» премиясе (2011), «Бию рухы» призы һәм халыкара конкурслар лауреаты.

Кыска фактлар Кристина Андреева, Туган телдә исем ...
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Андреев.
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
«Дон Кихот» балетыннан па-де-де. Олег Ивенко белән
Thumb
Кристина Андреева
  • 1992 елда Красноярскида туган.
  • 2010 елда Красноярск хореография көллиятенең классик бию бүлеген кызыл дипломга тәмамлый (Россия халык артисты Л. Б. Сычева классы). А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясендә (профессор Людмила Ковалевада) стажировка үтә.

Хезмәт юлы

2010 елның сентябрендә М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2009-2010 елларда Галина Уланова фонды стипендиаты.
  • Красноярск шәһәре башлыгының «Яшь талантларга» премиясе лауреаты (2009).
  • Хореография уку йортларының VI «Себер» халыкара конкурсы лауреаты (Новосибирск, 2005) — III премия.
  • Г. Уланова исемендәге Бөтенроссия балет артистлары конкурсы (Красноярск, 2008) — I премия һәм Алтын медаль.
  • Бөтенроссия «Россиянең яшь сәләтләре» (Молодые дарования России) конкурсы (Мәскәү, 2009) — лауреат.
  • Россиянең XI «Арабеск» балет артистлары ачык конкурсы (Пермь, 2010) — III премия һәм «Яшьләр арасында иң талантыларга» призы.
  • Халыкара TANZOLIMP конкурс-фестивале (Берлин, 2011) — II премия (Олег Ивенко белән парлап).
  • Татарстан Республикасы «Тантана» милли театр премиясе (Казан, 2011) — лауреат («Дебют» номинациясе).
  • Серж Лифарь исемендәге VII халыкара балет артистлары конкурсы (Донецк, 2011) — II премия.
  • Ю. Григоровичның халыкара «Дөньяның яшь балеты» (Молодой балет мира) конкурсы (Сочи, 2012) — I премия.
  • 2012 елда «Культура» телеканалы оештырган «Большой балет» исемле шоуда Олег Ивенко белән бергә катнашты.
  • 2013 «Бию рухы» (Душа танца) призына ия була.
  • «Гран-При Сибири» халыкара конкурсы (Красноярск, 2014) — Гран-При.
  • Татарстанның атказанган артисты.
  • Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге (иҗади төркем эчендә) — «Алтын Урда» балетында төп партияне биегән өчен (2015).[3]

Репертуар

  • Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. Чайковский.
  • Маша «Щелкунчик» П. Чайковский.
  • Китри, Дриадалар хакиме «Дон Кихот» Л. Минкус.
  • Никия, Гамзатти «Баядерка» Л. Минкус.
  • Аврора «Йокыга талган гүзәл» (Спяшая красавица) П. Чайковский.
  • Лиза «Кирәкмәгән саклык» (Тшетная преосторожность)
  • Медора «Корсар».
  • Ливия «Спартак».
  • Сванильда «Коппелия».
  • Җаникә «Алтын Урда».
  • Сөембикә «Шүрәле» Ф. Яруллин.
  • Анюта «Анюта».
  • Жизель «Жизель» һ. б.
Remove ads

Кызыклы факт

Яңа бию көллиятен бетергән артисткага театрда төп партияне (Одетта-Одиллия) биюне ышанып тапшыралар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads