Мари Ил

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мари Ил
Remove ads

Мари И́л Респу́бликасы (чирм. Марий Эл Республик, таулы чирм. Мары Эл Республик), рус. Республика Марий Эл), Мари Ил (чирм. Марий Эл) — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Россия Федерациясенеӊ субъекты. Идел буе федераль округына керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.

Remove ads

География

Чиктәшлек

Thumb

Мари Ил Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышында, Иделнең урта агымында урнаша.

Сулъякның көнбатыш өлешне Мари түбәнлеге биләп тора. Республиканың көнбатышында Иделгә Ветлуга кушыла. Түбәнлек буенча көнчыгышрак Иделгә Вятские увалы калкулыгында башланып китүче елгалар (Олы Какшан, Кече Какшан, Рутка) кушыла.

Республиканың көнчыгышын Вятские Увалы калкулыгы биләп тора. Монда Немда, Уржумка, Илләт елгалар ага.

Республиканың 14 районнардан Иделнең уң ягында Таулы Мари районы гына урнаша — ул Идел буе калкулыгының төньяк өлешен били. Монда Иделгә Сыры, Сөндер, Юнга елгалары кушыла.

Файдалы казылмалар

Торф, балчык, төзелеш ташы, известьташ, минераль су чишмәләре, пыяла комы, силикат комы.

Климат

Климат — уртача континенталь, озын салкын кыш һәм җылы җәй белән. Җәйнең уртача температурасы — +18…+20 °C, июльнең уртасында һава +24…+28 °C ка кадәр җылына. Кышның уртача температурасы — −18…−19 °C. Иң салкын ай — гыйнвар.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

Мари Ил тайга астындагы зонада урнаша. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсү, сазлы, соры урман. Катнаш урманнары (нарат, ак чыршы, чыршы, каен) территориянең 50 % тан артык өлешен биләп торалар.

Аерым саклау астында табигать территоряләре

  • «Олы Какшан» тыюлыгы (мәйдан — 21 405 км²)
  • «Марий Чодра» милли паркы (мәйдан — 36 600 км²)
  • 8 заказник
  • 38 регион әһәмиятле табигать памятнигы
  • Мари ДТУның ботаника бакчасы
Remove ads

Тарих

Моны да карагыз: Казан губернасы, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы

Марилар (чирмешләр) беренче тапкыр X гасырда хәзәр каһаны Иосифның Кордова халифының сановнигына Хасдай ибн Шафрутка хатында телгә алына. Мариларның борынгы буыннары V–VII гасырларда готлар белән, аннан соң хәзәрләр һәм Идел буе Болгары белән бәйләнештә булганнар.

IX гасырда марилар славян кешеләре белән бәйләнешкә керә. Акрынлап, көнбатыш марилары христианлыкны кабул иткәннәр һәм славянлашканнар; христианлыкны кабул итү белән риза булмаганнар көнчыгышка киткәннәр. XIIIXVI гасырларда марилар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составында булганнар.

1551 елда таулы марилар, ә 1552 елда болынлы марилар җирләрен Россия патшалыгы контролена күчерелә; болынлы марилар Мәскәүгә ясак түләргә башаганнар. 30 еллык чирмеш сугышлары периоды башлана, ул Козьмодемьянск (1583), Царёвококшайск, Яраң, Царёвосанчурск (1584) шәһәр-ныгытмаларның төзелүе белән тәмамлана.

1775 елда марилар күпләп Пугачёв восстаниесен яклыйлар.

XIX гасырда хәзерге Мари Ил җирләре Казан, Вятка һәм Түбән Новгород губернасы эчендә булганнар.

1920 елда Мари автономияле өлкәсе оештырыла. 1936 елның 5 декабрендә ул Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. 1990 елның 22 октябреннән — Мари Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 9 декабреннән — Мари Ил Республикасы.

Remove ads

Халык

Милли состав

Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрдә, Йошкар-Оланың әйләнә-тирәсендә республиканың көнбатышында руслар күпчелекне тәшкил итәләр. Авыл җирендә марилар күпчелекне тәшкил итәләр, Таулы Мари районында төп халкы — таулы марилар. Звенигово районында берничә чуаш авылы бар.

Подробнее Халык, К. с. ...

Мари Ил татарлары

Моны да карагыз: Мари Ил татарлары

Татарлар күпләп Йошкар-Олада, Волжскта, Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки районнарда тора. Бәрәңге районында татарлар район халкының яртысын тәшкил итә (1989 ел). Республиканың 36 торак пунктында татарлар күпчелекне тәшкил итә, 19 мәктәптә татар теле укытыла.

Торак пунктлар

Кыска фактлар Урын, Шәһәр ...


Remove ads

Идарә-җир төзелеше

Thumb
Мари Илнең идарә-җир төзелеше
Подробнее №, Муниципаль берәмлек ...
Remove ads

Икътисад

Инфраструктура

Thumb
КозьмодемьянскКоротни паром кичүендә

Һава транспорты

Республикада бер федерация әһәмиятле аэропорт бар.

Елга транспорты

Республика территориясендә биш елга порты бар. Көймәләр йөрешле елгалар Идел, Ветлуга һәм Сыры.

Тимер юллары

Яшел ҮзәнЯраң һәм Яшел ҮзәнВолжск юллары.

Сәнәгать

Сәнәгатьнең төп тармаклары — металл эшкәртү, машиналар төзү, агач эшкәртү, агач, целлюлоза-кәгазь, җиңел, азык-төлек сәнәгате. Төп сәнәгый үзәкләре — Йошкар-Ола, Волжск.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары — терлекчелек (ит һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык, кәҗәчелек). Бөртеклеләрне (арпа, солы, арыш, бодай), азык культураларны, озын җитенне, колмакны, бәрәңгене, яшелчәләрне үстерәләр.

Remove ads

Символика

Моны да карагыз: Мари Ил байрагы, Мари Ил гербы

Байрак

Герб

Гимн

маричататарча
Марий Элын кугыжаныш чапмурыжоМари Илнең дәүләт гимны
Марий Эл тый улат

Авай гай кажнылан.
Шке сурт гай тый кÿлат
Чыла мÿндыр марийлан.
Ме таче, чон пуэн,
Марий мландым моктена.
Вийнам иктыш чумырен,
Пиалан илышым чоҥена.

Сакла чот кугешнен
Шке сынжым калыкна.
Йомартле улмыж ден
Эре тудо чаплана.
Ме таче, чон пуэн,
Марий мландым моктена.
Вийнам иктыш чумырен,
Пиалан илышым чоҥена.

Мари Ил — ана күк,

Һәркем тәкъдирендә.
Кайларда йөрсәм дә,
Ул минем күңелемдә.
Мари Ил җырларда,
Мөкатдәс илебез,
Бәхетле тормышны
Бергәләп төзибез.

Намусын саклар ул —
Халкым үз җирендә.
Тугандаш халыклар
Дуслыгы мәңгегә.
Мари Ил җырларда,
Мөкатдәс илебез,
Бәхетле тормышны
Бергәләп төзибез.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads