Актаныш районы

Татарстан районы From Wikipedia, the free encyclopedia

Актаныш районы
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Актаныш районы (рус. Актанышский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы, аның төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район һәм административ-территориаль берәмлек. Мәркәзе — Актаныш авылы. 28 авыл җирлеге һәм 87 авылдан тора.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

1930 елда барлыкка килә. 1963 елда ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә район бетерелә, территориясе Минзәлә районына тапшырыла, ләкин 1965 елның 12 гыйнварында ук яңадан торгызыла[3][4] [5]. 2020 ел башына районда 29 384 кеше яши. Район халкын бары тик авыл халкы гына тәшкил итә [6].

Район территориясендә 1995 елдан бирле Актаныш чыганагы эшләнә. Икътисадның нигезе — авыл хуҗалыгы. 2017 елдан 13 гектар мәйданлы «Актаныш» сәнәгать паркы эшли[7][8][9].

Remove ads

Географиясе

Урнашу

Актаныш районы Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Төньякта район Удмуртиянең Каракүл районы белән, көньякта Башкортстанның Бакалы районы, көньяк-көнчыгышта Илеш районы, көнчыгышта Кызыл Кама районы белән; төньяк-көнбатышта, Чулман елгасы аша, — Татарстанның Әгерҗе районы, көнбатышта — Минзәлә районы, көньяк-көнбатышта Мөслим районы белән чиктәш. Территориясенең мәйданы — 2037,8 квадрат километр, шуның 1251,44 квадрат километры — авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләр, 154,38 квадрат километр мәйданда урманнар урнашкан. Район төньяктан көньякка — 60, ә көнбатыштан көнчыгышка 48 километрга сузылган.

Климат

Подробнее Гый, Фев ...

Актаныш районы өчен уртача-континенталь климат хас. Җәй җылы, ә кыш исә уртача-салкын. Климат, нигездә, һава массаларының көнбатыш күчемнәре тәэсирендә формалаша. Атлантик океаннан күчүче җылы һәм дымлы һава массалары климатны йомшарта. Салкын һава Арктик бассейннан килә. Кыш көне еш кына уртача киңлекләрдәге салкын континенталь һава килеп керә. Җылы тропик һава көньяк-көнбатыштан, көньяктан, җәй көнне көньяк-көнчыгыштан килә.

Рельеф

Актаныш районы территориясендә бик күп санда инешләр, елгалар ага. Алар арасында Аурупада иң зурлардан саналган Чулман һәм Агыйдел дә бар.

Районның өслеге дулкынсыман тигезлектән тора. Биеклекләрнең амплитудасы 60–235 м тирәсендә[10]. Территориянең иң түбән нокталары Агыйдел һәм Чулман елгалары тугайларында урнашкан. Ә иң югары урыннар районнның көньяк өлешендә. Рельефның 235 м биеклектәге иң югары ноктасы Пучы авылыннан көньяктарак урнашкан.

Файдалы казылмалар

Актаныш районында файдалы казылмалар аз. Районның бер өлешендә нефть ятмалары, Агыйдел белән Кама тугайларында ком һәм гравий бар[11].

Табигать

Урманнар район территориясенең 6,79 % өлеше алып тора[11]. Алар бердәм массив булып оешмаган, 50 аерым участоктан торалар. Ылыслы урманнар бик аз. Иң еш очраганнары — имән яки каен-усак урманнары. Куаклыклар күп. Дала чиясе үскән урыннар очрый.

Район биләмәләренең биштән бер өлешен болыннар алып тора.

Remove ads

Рәсми символлар

Актаныш районының рәсми символлары — флаг һәм герб. Ике символның да бизәк-сурәтләре бер үк. Байрактагы чыгып килүче кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш — озын гомер, активлык, көч һәм эш сөючәнлек билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли. Ак төс (көмеш төс) — чисталык, камиллек, тынычлык символы. Районның хуҗалык эшчәнлеге 12 башактан торган көлтә белдерә. 12 башак — ул 12 ай, киная белән еллык авыл хуҗалыгы циклы хакында әйтелә. Көлтә — уңдырышлылык, дуслык билгесе.

Гербта шул ук символлар кабатлана. Районның рәсми символлары 2005 елның 10 декабрендә кабул ителә.

Remove ads

Тарих

Борынгы тарих

Актаныш районы җирләрендә борынгы чорларда фин-угыр халыклары яшәгән. Бу турыда Такталачык, Чиялек[12], Татар Әҗбие, Семиостров, Ямалы, Мәсәде, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез авыллары тирәсендә табылган бронза гасырының археологик мәгълүматлары сөйли[13].

Россия империясе чоры

Җирлектә Емельян Пугачев җитәкчелегендә баш күтәрү барышында һәм Ватандашлар сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләр башкарыла, җирлек халкы Теләкәй, Күчем һәм Акай җитәкләгән баш күтәрүләрдә катнаша.

Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылгач, бу җирләр Казан приказының Минзәлә воеводалыгына буйсындырыла. 1708 елдан Казан губернасына, 1719 елдан Уфа провинциясенә, 1728 елдан Казан воеводасына, 1735 елдан — Башкорт комиссиясенә, 1744 елданОренбург губернасына кертелә. 1781 елдан Уфа наместниклыгына буйсындырыла, 1796 елда кабат Оренбург губернасы составына күчә, 1865 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең бер өлеше була[4].

ТАССР чоры

1920 елда Татарстан Республикасына кергән. Татарстан АССР эчендәге административ район рәвешендә 1930 елның 10 августында оештырыла, аңа Актаныш, Байсар, Такталачык, Өшәр (Семиостров), Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй волостьләре кертелә. Ул вакытта районга 53 авыл советы, 98 торак пункт кергән, аларда 54 813 кеше яшәгән (шуларның 52 474е — татар, 1494е — рус, 845е — башка милләт вәкилләре). 1935 елда бу административ берәмлек Актаныш һәм Калинин районнарына бүленә (соңгысының үзәге — Пучы авылы)[14]. 1940 елда район мәйданы — 1298 квадрат километр, ә саны — 41,9 мең кеше, авыл советлары саны — 27, торак пунктлар — 77 була. 1959 елда Калинин районы юк ителә, аның җирләре Актаныш һәм Мөслим районнарына бүлеп бирелә. Актаныш районы мәйданы 2044,5 квадрат километр тәшкил итә, ул 25 авыл советыннан һәм 129 торак пункттан тора. 1963 елның 1 февралендә район Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-җитештерү идарәсенә буйсындырыла, ә 1965 елның 12 гыйнварында янәдән Актаныш районы итеп төзелә. Ул вакытта мәйданы 2019 квадрат километр тәшкил итә, халык саны 52,6 мең кеше була, 25 авыл советы һәм 112 торак пункт керә[3][4][5][15].

Татарстан республикасы чоры

2006 елда Россиядәге муниципаль реформа барышында «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге оештырыла[16].

Remove ads

Хакимият

Актаныш муниципаль районында хакимият муниципаль район башлыгы, муниципаль район советы (шурасы) һәм башкарма комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге идарә тәртибе 2006 елгы муниципаль реформадан соң урнаштырыла. Мәхкәмә хакимияте район идарә системасыннан бәйсез.

Район башлыгы

2013–2017 елларда район башлыгы вазифасын Фаил Камаев башкарган. 2018―2022 елларда район башлыгы — Энгель Фәттахов. «Муниципаль берәмлек» статусын алганнан соң районнын беренче башлыгы Энгель Фәттахов була. 2022 елның 22 июненнән ― Ленар Зарипов, 21 июньдә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән, аңа кадәр ― ААҖ «Челтәр компаниясе» төзелә торган объектлар дирекциясен җитәкләүче, шулай ук Чаллы шәһәр советының IV чакырылыш депутаты [17].

Муниципаль район советы

Муниципаль район советы (шурасы) — Актаныш районының вәкиллекле җирле үзидарә органы. Ул район уставын кабул итә, район башлыгын сайлый, район бюджетын һәм аның үтәлеше хакында отчетны раслый, район үсеше программаларын һәм планнарын кабул итә; җирле референдумны игълан итә һәм үз мөмкинлекләре кысаларында башка төрле гамәлләр башкара.

Совет эчендә биш даими комиссия эшли. Актаныш районы Советы рәисе — Энгель Фәттахов.

Башкарма комитет

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетына берничә бүлек керә[18]:

  • инфраструктур үсеш бүлеге;
  • опека һәм попечительлек бүлеге;
  • архив бүлеге;
  • мәгариф идарәсе;
  • социаль һәм агарту бүлеге;
  • яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге;
  • гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге;
  • икътисад бүлеге;
  • мәгълүматлаштыру бүлеге.

Башкарма комитет җитәкчесе — Илшат Габделхәев. Аның төрле юнәлешләр буенча дүрт урынбасары бар.

Мәхкәмәләр

Актаныш район суды гомуми юрисдикциясе федераль мәхкәмәләренең түбән дәрәҗәсенә карый. Моннан тыш ике «мировой» мәхкәмә эшчәнлек алып баралар.

Remove ads

Административ бүленеш

Актаныш районында 26 авыл җирлеге составындагы 86 торак пункт бар. Thumb

Подробнее №, Авыл җирлеге ...
Remove ads

Халык

1959[20]1970[21]1979[22]1989[23]2002[24]2010[25] 2012 2014 2016 2017
49 17150 71442 98532 75031 71231 971 31 743 31 232 30 831 30 575

Милләтләр

Подробнее Милләт ...

2010 елгы җанисәп мәгълүматы буенча, Актаныш районында 31971 кеше яшәгән. Шуның 30989 (96,9 процент) — татарлар. Халык саны буенча икенче урында чирмешләр (1,6 процент). Руслар халыкның 0,6 процентын тәшкил итә. Актаныш районында 108 башкорт бар, бу исә гомуми халык санының якынча 0,3 процент өлешен алып тора[28]. Шулай ук бу республиканың марилар саны буенча икенче урында торган бердәнбер районы.

Remove ads

Икътисад

Сәнәгать

Районның ташкүмер системасы катламнарында берничә вак нефть чыганагы, шул исәптән 1960нчы елда ачылган Актаныш нефть яткылыгы ачыкланган. 1995нче елда Азнакай нефте эшли башлый. 2009нче елдан башлап нефть чыгару белән «Татарстанның Кече нефть компаниясе» шөгыльләнә[7][8]. Бу тармак өчен төзелеш һәм төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә төп оешмаларның берсе булып «Газстройсервис» тора[29].

Сәнәгать күбесенчә районның төп икътисади эшчәнлеге булган авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтә. Компанияләр, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм техниканы ремонтлау белән мәшгуль[30]. Биредә 2020 елга түбәндәге эре предприятиеләр эшли: «Актаныш икмәк комбинаты»[31], «Агрокөч» филиалы — «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе»[32], «Актанышагропромснаб»[33], «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖ [34], «Актаныш-хлеб» ҖЧҖ[35], «Мехотряд» ҖЧҖ [36], Актаныш кирпече[37], «Актаныш сөт комбинаты»[38], «Актанышурман»[39]. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында гына да 2,6 миллиард сумлык урында җитештергән товар төяп җибәрелгән, ә 2013 ел мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә товарлар суммасы 1,4 миллиард сум булган[40]. Район территориясендә 2017 елдан бирле 13 гектар мәйданлы «Актаныш» сәнәгать паркы эшли. Аның 2020 елга ул 8 процентка тулган[9][41].

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы җирләре 1251,44 квадрат километр мәйданны били. Бу өлкәдә 15 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм ике: «Әнәк»[42] һәм «Актаныш»[43] агрофирмасы, шулай ук 67 фермер хуҗалыгы эшли. Авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлеше — ашлыкчылык-терлекчелек[30]. Терлекчелекнең төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге[14]. Районда сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, борчак игәләр, бәрәңге, кукуруз үстерәләр[44][45][46]. 2020 елда Актаныш районы көндәге сөт җитештерү буенча (178 тонна) Татарстанда бишенче урында тора[47]. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Актаныш районы Татарстан Республикасы районнары рейтингында 3 нче урынны били[48]. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 1,2 миллиард сум тәшкил иткән (2013 ел өчен бу күрсәткеч 2 миллиард сумнан артык булган)[40].

Инвестицион потенциал

Районда эшсезлек дәрәҗәсе 2010 елдан 2019 елга кадәр, күрсәткечләр 1,49 процентка кадәр кимегән 2011 елдан тыш, республика буенча уртачадан түбәнрәк була һәм 0,17 проценттан 0,39 процентка кадәр үзгәрә. 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында эшсезлек соңгы 8 елда иң зур күрсәткечкә — 0,51 процентка җитә, әмма бу бөтен республика буенча иң түбән күрсәткеч[40][49]. 2010 елдан 2020 елга кадәр айлык уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетына карата нисбәте 1,56 пункттан 2,38 пункткача арта(+0,82). Шул ук вакытта, 2010 елда уртача хезмәт хакы 10 мең сумга якын булган, ә 2012 елда 14,5 меңгә кадәр арткан[40].

Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Актаныш районына 1,83 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан кергән табышлардан тыш), бу гомуми төбәк өлешенең 0,6 процентын тәшкил итә. 2018 елда сумма 7 миллион сумга кимрәк була һәм 1,15 миллиард сум тәшкил итә[50][51]. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның беренче яртыеллыгында районның төп капиталына инвестицияләр күләме 1,2 миллиард сумнан артык, ягъни инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,6 процент яки җан башына 426 мең сум, тәшкил иткән. 2010 елда бу күрсәткеч 4 тапкыр диярлек кимрәк — җан башына 114 мең сум була[40][50]. Инвестицияләр юнәлеше буенча, комитет мәгълүмате буенча, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, аучылык (барсы бергә 235 миллион сум), файдалы казылмалар чыгару (209 миллион сум), электр энергиясе (32 миллион сум) һәм төзелеш (10 миллион сум) алда бара[50].

Торак фонды

Подробнее 2018 ел, 2019 елд ...

Районда сугыш һәм тыл ветераннарына йортлар салына, капиталь ремонтлар үткәрелә, төрле җәмәгать биналары төзелә. 2013 елда Актаныш авылында «Нөркә» торак комплексы төзү хакында карар кабул ителә [52].

Remove ads

Транспорт

Районның көньяк өлешеннән М-7 федераль юлы уза. АктанышПучы, АктанышДүртөйле, АктанышБакалыОктябрьски, ЧуракайМөслимӘлмәт юллары район һәм төбәк өчен әһәмияткә ия. Башкортстанның Агыйдел, Нефтекамск шәһәрләренә уңайлы юлны Агыйдел елгасы аша паром тәэмин итә (ӘҗәкүлИске Җанҗегет маршруты).

Экология

Районның үзәк өлешеннән Көнчыгыш Шәбез һәм Көнбатыш Шәбез елгалары ага. Көнчыгыш Шәбезнең озынлыгы 45 чакрым, ә Көнбатышныкы — 30 чакрым. Ике елгада да киң тугайлардан агалар. Актаныш районында су белән тәэмин ителеш җир асты сулары нигезендә оештырыла, су махсус скважиналар белән җыела.

Көләгәш табигый һәйкәле — Татарстан территориясендә иң зур күл — сазлык массивы, районның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аның гомуми мәйданы 5000 гектарга якын, көнбатыштан көнчыгышка таба — 17,5 километрга, төньяктан көньякка 10 километрга сузылган. Биредә республикада иң эре торф чыганагы урнашкан: торфның гомуми запаслары 5 миллион тоннага якын [53][10]. Күләгеш сазлыгы эчендә күлләр бик күп. Аларның иң зурысы — Көләгеш күле, массивка аның исеме бирелгән. Шунда ук Киндер күл, Әҗби күле һәм башка күлләр урнашкан. Моннан тыш, Агыйдел һәм Чулман тугайларында төрле күлләр күп. Аларның барысы да озынча формада һәм артык тирән түгел (мәсәлән, Актаныш авылындагы Иске Идел, Өшәр авылы янындагы Сөзәк күл, Әҗәкүл һ.б.).

Район сулыклары табигый һәйкәл статусына ия. Агыйдел елгасы кушылдыгы Сөн елгасы районның көнчыгыш чиге буйлап 67,2 км дәвамында уза [53][54][55]. Каманың сул кушылдыгы — Ык елгасы. Чокылган күл. Сөн елгасының сул як ярында Чишмә авылыннан ерак түгел урнашкан төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле. 100-50 метрга турыпочмаклы[53][10].

Район территориясендә өлешләтә Чулман-Ык дәүләт ау тыюлыгы урнашкан. Ул 1963 елда поши, кыр кәҗәсе, горностай, Европа чәшкесе, ондатра, су кошларын саклау өчен оештырылган [56]. Тулаем алганда, урманнар зур булмаган мәйданнарны били (район территориясенең 4,9 проценты), флораны имән-юкә һәм каен-усак агачлары тәшкил итә. Су бүлгеч һем чокырларнын текә авышлыгында типчәле-төрле үләнле һәм типчәле-чуалчыклы, елга тугайларын кыяклы-төрлө үләнле болыннар биләй. Елга үзәнендәге сазлыклы участокларда дым яратучы үсемлекләр үсә. Район территориясендә поши, куяннар, төлке, селәүсен, сусар, көртлекләр очрый[15].

Социаль өлкә

Мәгариф

Районда 2019 ел соңына 13 урта, 20 төп гомуми, 31 башлангыч мәктәп, 1 кадет мәктәп-интернат, 1 коррекцион мәктәп-интернат, 39 балалар бакчасы, Актаныш технология техникумы исәпләнә. Шулай ук, Балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе һәм аның филиаллары, спорт мәктәбе кебек белем бирү оешмалары эшли[57].

Актаныш районында «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты» ДАГУ урнашкан. Ул 2011 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ачыла[58]. Монда Татарстан, Россия һәм БДБ илләреннән татар балалары укыйлар.

Мәгариф өлкәсендә эшчәнлекне Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе оештыра.

Мәдәният һәм сәнгать

Thumb
Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният сарае

Районда 113 мәдәният оешмасы бар, шулардан авыл мәдәният йортлары — 34, авыл клублары — 33. Авылларның күпчелегендә җәмәгать үзәкләре ачылган. Район үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният сарае, «Яшьлек» мәдәни үзәге, кинотеатр урнашкан.

Актанышта 1974 елда халык театры исеменә лаек булган Актаныш халык театры нигезендә 2019 елда оешкан Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле[30][59] эшли. «Агыйдел» ансамбле 1966 елда ук оешкан халык ансамбле нигезендә 2012 елда оештырыла, 1990 елда «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле Татарстанның Муса Җәлил премиясенә лаек дип табыла.

Авылларда халык театрлары һәм башка төрле халык коллективлары эшчәнлек алып бара кайберләренең республика бәйгеләрендә җиңү яулаганнары да бар[60].

Thumb
Актаныш районы туган як музее
Thumb
Шәрип Шәймиев музей-йорты (Әнәк)

Музейлар

  • «Актаныш районы туган як музее» дәүләт бюджет оешмасы статусында эшли. Ул 1975 елда иҗтимагый башлангычта барлыкка килә, 1993 елда дәүләт карамагына күчеп, Татарстан Милли музееның филиалы булып оеша. 2003 елдан мөстәкыйль эшли. Музейда Актаныш җирләрендә яшәгән кыргый хайваннарның һәм кошларның сыннарын, археологик экспедицияләр материалларын, төбәктә яшәүче халыкларның һөнәрләре һәм кулланышта булган көнкүреш хезмәт коралларын күреп була, район һәм Татарстан тарихының төрле чорларын чагылдырган экспозицияләр бар. Россия һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фирая Солтанова-Ждановага багышланган зал оештырылган.
  • Музейның Әнәк авылында урнашкан филиалы — Шәрип Шәймиев музей-йорты. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әтисе Шаһишәрип Шәймиевкә багышланган. Музейда гаиләнең көнкүреше торгызылган, әти-әниләренең һәм балаларының шәхси әйберләре урын алган. Шулай ук ХХ гасыр татар халкының йорт кирәк-яраклары һәм җиһазлары белән танышырга мөмкин[61].

Райондагы кайбер авылларда һәм мәктәпләрдә туган якны өйрәнү музейлары бар. Иске Кормаш авылы мәктәбендә Башкортстанның халык рәссамы Зилфәт Басыйровның иҗат галереясы-музее эшли[62].

Районның мәдәни мирас объектлары
  • Меңнәр авылы янында урнашкан некрополь — Сөн елгасының сул як ярындагы бронза гасыр каберлеге. Археологлар Уралдан алып Дунайга кадәр кырларда көтү көткән күчмә кабиләләргә хас предметлар тапкан[53].
  • Чишмә каберлеге — бронза гасыр һәйкәле. Курган 23 метр диаметрлы һәм 0,6 метр биеклектә. Җирләнгән кешене 1,55 метр тирәнлектәге чокырга башы белән көнчыгышка каратып, уң ягына салганнар. Аның сөякләренең төсе үзгәргән була. Шулай ук күкрәгендә көмеш диск эзләре дә табыла. Курган чикләрендә балалар кабере дә табылган[53][63].
  • Уразай авылы янындагы каберлек — башлары көнчыгышка каратып салынган кешеләрнең җәсәдләре кабере. Янәшәдә генә андрон савыт-саба табыла, камырда кабырчык катнашмасы ачыклана. Антропологик төр буенча каберлектә катнаш, ягъни монголоид һәм европа билгеләре булган халык җирләнгән. Археологлар фикеренчә, бу төркем черкаскүл мәдәниятенә һәм безнең эрага кадәр XIV гасыр чорына карый[53][64]
  • Актаныш авылында Ш. Мөхитов йорты — XIX гасырда сәүдәгәрләр Мөхитовлар өчен төзелгән[65]. Аңа XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тиреләрне саклау өчен төзелгән товар склады бинасы да карарга тиеш була[66], әмма 2017 елда аны сүтәләр[67][53].

Сәламәтлек саклау

Район җирлегендә сәламәтлек саклау оешмалары системасы эшли. Ул Актаныш үзәк район хастаханәсеннән, Пучы участок хастаханәсе, Такталачык, Татар Суыксу, Иске Байсар амбулаторияләре һәм 61 фельдшерлык-акушерлык пунктыннан гыйбарәт. Үзәк район хастаханәсе 1974 елда ачылган, ул Актаныш авылында урнашкан. Үзәк хастаханә көненә 450 кешене кабул итә ала, ятаклар фонды — тәүлек буе ята торган 125 һәм көндез ята торган 36 урын[68].

Спорт

Районда «Актаныш» универсаль спорт залы, «Лачын» боз сарае, «Иман» спорт сарае, 2 спорт мәктәбе, «Бүләк» чаңгы базасы урнашкан. Барысы 129 спорт корылмасы бар[14]. «Лачын» спорт мәктәбенә боз сарае һәм чаңгы базасы керә. Бу мәктәптә чаңгыда шуу, алкалы хоккей, спорт ориентлашу һәм шорт-трек белән шөгыльләнәләр. «Актаныш» спорт мәктәбе үз эченә универсаль спорт залын, стадион һәм йөзү бассейнын ала. Монда 12 төрле спорт белән шөгыльләнәләр: милли көрәш, шахмат, җиңел атлетика, футбол, өстәл теннисы, герь спорты, йөзү, волейбол, баскетбол, акробатика, бадминтон, дзюдо[14].

Remove ads

Җәмгыять

Диннәр

Актаныш районында 52 мәчет эшли. Башка дин гыйбадәтханәләре юк. Мөселманнар хәнәфи мәзһәбендә, имамнар Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте буйсынуында. Район мөселманнарын Актаныш мөхтәсибәте берләштерә. Җирлектә мөселман бәйрәмнәре — Корбан гаете һәм Ураза гаете — уздырыла, мөселманнар өчен махсус бәйрәмнәр дә үткәрелә (мәсәлән, Мөселман Сабан туе[69]). Актаныш мөхтәсибәте айга бер үзенең газетасын нәшер итә.

Башка дин вәкилләренең рәсми берләшмәләре юк.

Җинаятьчелек

2017 елда Актаныш районында 235 җинаять теркәлгән, шуның 49 — авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, 128 җинаять урлашу белән бәйле. Актаныш, Актанышбаш һәм Пучы авыл җирлекләрендә аеруча күп җинаять кылынган[70]. 2017 елда Актаныш районы территориясендә 29 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 5 кеше һәлак булган һәм 28 кеше җәрәхәтләнгән. 2016 елда исә 41 һәлакәт булып, шуларда 14 кеше һәлак булган һәм 51 кеше җәрәхәтләнгән[70].

Remove ads

Күренекле кешеләр

Шулай ук карагыз: Актаныш районының танылган шәхесләре исемлеге Актаныш ягы төрле өлкәләрдә билгеле шәхесләр биргән төбәк:

Хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре, оешма җитәкчеләре

Рәссамнар, сынчылар, архитекторлар

Язучылар, шагыйрьләр

Галимнәр, журналистлар

Артистлар, җырчылар, музыкантлар

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads