Нальмэс (ансамбль)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Нальмэс» (адыг. Нальмэс - «алмаз»), Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле — Адыгеяның башкаласы Майкоп шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Кубань комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты (1974).
Сәнгать җитәкчесе (2013 елдан) — Аслан Хаджаев, Кубаньның һәм АР халык артисты.
Директор — Азмет Басте, РФ атказанган, АР халык артисты.
Remove ads
Тарих


- Адыгеяның дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1936 елда оештырыла. Беренче директоры — атаклы биюче, спортчы-җайдак, халык мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен белүче Абдул Беджашев (Иске Бжегокаядан), сәнгать җитәкчесе — композитор, шагыйрь, фольклорчы Шабан Кубов (Хакуринохабльдән). Алар икесе ансамбльгә талантлы биюче, җырчы, музыкантларны туплау белән шөгыльләнә. Яшьләрне генә түгел, яше 40 ка җиткәннәрне дә ансамбльгә дәшәләр. Моның максаты — борынгы җырлы-биюле музыка сәнгатен төгәлрәк саклау, тамашачыга төгәлрәк илтеп җиткерү.
- Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-ат артистлар барысы да фронтка китә, 7 - һәлак була, 4 – I төркем гарип булып әйләнеп кайта.
- 1945-1946 елларда ансамбльгә артистларны икенче кат туплау була: Масхуд Бешкок, Умар Тхабисимов, Ереджиб Мамий, Юсуф Хаджаев мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертәләр.
- 1950 елда ансамбльгә Гисса Чич, Юрий Чич, Чеслав Анзароков, Шхамчерий Туов, Ибрагим Курашинов, Алий Темзок алына.
- Ансамбль Мәскәүдә адыгэ халыкларының Россиягә кушылуының 400 еллыгына багышланган «Адыгея АӨ һәм Карачай-Чиркәсия АӨ әдәбияты һәм мәдәнияте ункөнлеге»ндә чыгыш ясый.
- Ансамбльне яңарту өчен, Тифлис дәүләт хореография училищесы каршында 30 кешелек махсус 3 еллык студия, Майкопта 20 кешелек студия ачыла (җитәкчеләре Масхуд Бешкок, Николай Игнатенко).
- 1971 елда 2 студия яңа концерт программасы тәкъдим итә. Директор һәм баш балетмейстер итеп Масхуд Бешкок, балетмейстер итеп Григорий Гальперин билгеләнә.
- Төрле елларда Хаджисмел Варзиев, Хашир Дошуев, Григорий Гальперин, Мурадин Хаджаев, Амербий Кулов балетмейстер булып эшли.
- 1996 елда Мәскәүдә «Адыгея мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
- 2000 елларда директор һәм сәнгать җитәкчесе булып Азамат Басте һәм Мухамед Кулов эшли.
- Ансамбльдә чит илдән кайткан адыглар (Батурай Шагуч, Мурат Кансат, Гушау Едыдж) эшли башлый.
- 2014 ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи, Россия) мәдәният пограммасында катнаша.
Remove ads
Репертуар
Сугышка кадәр
Адыгэ халык җырлары
|
|
Биюләр
|
|
1970 елларда
Хәзерге репертуар
|
Remove ads
Гастрольләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре

- 1974 Кубань комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты.
- 1978 Бөтенроссия халык биюләре ансамбльләре һәм җыр һәм бию ансамбльләре бәйгесе лауреаты.
- Бөтендөнья адыгэ мәдәнияте фестивале (Нальчик) — лауреат.
- Халыкара бию фестивале (Төркия) — Гран-при.
- 1996 Адыгеяның югары бүләге — «Адыгея даны» медале.
Әдәбият
- Бешкок М.М., Нагейцева Л.Т. Адыгский народный танец. Майкоп, 1982.
- Шу Ш.С. Народные танцы адыгов. Нальчик, 1992.
- Бешкок М. М. Танцевальная культура адыгов с древних времен до наших дней. Майкоп, 2000.
Сылтамалар
- Нальмэс. Истоки рождения
- Ансамбльнең рәсми сайты 2019 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
- Ансамбльнең Исраилдәге чыгышы. 2014 (видео 10´45”)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads