Мисыр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мисыр
Remove ads

Мисы́р (гарәп. مصر‎‎ – Миср, мәсри مصرМаср), рәсми атама Гарә́п Мисы́р Җөмһүрияте́ (гарәп. جمهورية مصر العربية‎‎ – Җүмһүрийәт Миср әл-Гарәбиййә, мәсри جمهورية مصر العربية – Гөмһөрейәт Мәср әл-Гарәбеййә) – төньяк-көнчыгыш Африкада һәм Синай ярымутравында урнашкан дәүләт. Исраил, Фәлистыйн, Судан һәм Ливия белән чиктәш. Төньякта Урта диңгез белән, ә көнчыгышта Кызыл диңгез белән юыла.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Җәгърафи мәгълүмат

Төп мәкалә: Мисыр җәгърафиясе
Thumb
Иярчен фотосурәте

Мисырның мәйданы — 1 001 450 км². Ләкин илнең климатик корылыгы аркасында, халык күбесенчә Нил елгасы буенча яши. Ягъни Мисыр халкының 99 проценты җирнең якынча 5,5 процентын гына куллана.

Мысыр көнбатышта — Ливия, көньякта — Судан, төньяк-көнчыгышта Фәлестыйн һәм Исраил илләре белән чиктәш. Төньяктан ул Урта диңгез, көнчыгыштан — Кызыл диңгез сулары белән юыла. Согуд Гарәбстаны һәм Үрдүн белән Мысыр диңгез аша чиктәш.

Мысыр урнашкан урын әһәмиятле геополитик роль уйный, чөнки ул Синай ярымутравы аша Африка һәм Азия күпере булып тора. Шулай ук Сүәеш каналы да Урта диңгез белән Һинд океанын тоташтыра.

Мисырның бөтен җирләре аша дөньяның иң зур елгаларының берсе — Нил ага.

Remove ads

Тарих

Төп мәкалә: Борынгы Мисыр

Мисыр дәүләт һимны

Төп мәкалә: Мисыр һимны‎

Халык

Төп мәкалә: Мисыр халкы
Thumb
Мисыр демографиясе

2011 ел фаразларына күрә Мисырда 80 миллион 800 меңнән артык кеше яши. Бу күрсәткеч белән ил дөньяда 16 нчы урында тора. Ел саен халык саны 2 %-ка арта.

Уртача гомер озынлыгына килгәндә, ир кешеләрдә бу күрсәткеч — 69,8 ел, хатын-кызларда — 75,1 ел.

Милли состав: гарәпләр — 98 %, калган халыкны нубиялеләр, бәрбәрләр һ. б. халыклар тәшкил итә.

2005 ел мәгълүматларына караганда ирләрнең 83 %-ы белемле булса, хатын-кызларның 59 %-ы — белемле.

Халыкның 43 %-ы шәһәрләрдә яши. Иң Эре шәһәрләр — Каһирә, Искәндәрия, Җизә, Шубра әл-Һәймә, Порт-Сәид, Сүәеш.

Мисырлылар(ингл.) ил халкының ~91 % тәшкил итә. Иң эре этник азчылык — төрекләр, греклар, абазлар һәм бәдәви гарәп кабиләләре, сива һәм нубиялеләр.

Рәсми тел — гарәп теле, инглиз һәм француз телләре киң таралыш алган [39].

Чит илләрдә 2,7 миллионга якын мисырлы яши. Согуд Гарәбстаны, Ливия, Иордания һәм Күвәйт кебек гарәп илләрендә Мисыр иммигрантларының 70 % ы яши. Калган 30 % ы Европа һәм Төньяк Америкада (90 000 Италиядә, 110 000 Канадада һәм 318 000 Америка Кушма Штатларында) гомер итә.

Remove ads

Дин

Халыкның 90 % — мөселманнар (сөнниләр), 9 % — христианнар (коптлар). Илдә ислам тарафдарлары ~90 % (нигездә, сөнниләр), христианнар — 10 %, яһүд дине вәкилләре — 200 кеше. 2000 кешедән кимрәк булган Бәһаи җәмгыяте хөкүмәт тарафыннан танылмый[40].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук кара

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads