From Wikipedia, the free encyclopedia
Максим Шакиров (Максим Фатыйх улы Шакиров, рус. Максим Фатекович Шакиров) – «Красная звезда» (Мәскәү) газетасының спорт бүлеге хәбәрчесе[1], альпинист, тренер.
Максим Шакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Максим Фатыйх улы Шакиров |
Туган | 21 ноябрь 1967 (56 яшь) Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | альпинист, мөхбир |
Җефет | Елена Анатолий кызы Борзенкова, табиб |
Балалар | улы Кирилл (1993), кызы Варвара (2004). |
Ата-ана |
|
1967 елның 21 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә туган. Физик тәрбия институтының тренерлык факультетын «пятиборье буенча тренер» белгечлеге буенча (1990), тау чаңгысы спорты инструкторлары мәктәбен (1991) тәмамлаган.
1996 елдан альпинизм белән шөгыльләнә. Тауга менүләрне фото һәм видеога төшереп бара. Тау чаңгысы спорты нигезләренә өйрәтә. Яңа елларны дөньяның иң биек тау башларында каршылау идеясе авторы. Кыйтгаларның, илләрнең һәм тау массивларының абсолют биек тау башларында Яңа елны каршылау («New Year on the Summits») проекты җитәкчесе.[2]
Сочи шәһәрен Олимпиадага (2014) тәкъдим итү максаты белән Сочи флагын 5 кыйтганың иң биек тау башларына кадау белән шөгыльләнә:
БМО әгъзасы булган 194 илнең һәркайсында булып, иң биек булган тау башына менү, шул исәптән өч 8 меңлеккә (Эверест, К2, Канченджанга). Соңыннан 194 3D панорама, 194 видеороликны берничә чит телдә аңлатмаларын язып, интернетка урнаштыру.[8]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.