Сарман районы

Татарстанда муниципаль район (Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Сарман районы
Remove ads

Сарма́н районы (рус. Сармановский район) — Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Сарман авылы. 2020 ел башына районда 34 230 кеше яши. Шуларның 12 695е — шәһәр, 21 535е — авыл халкы[3]. Сарман районы 1930 елда оеша. 1959 елда районга бетерелгән Акташ һәм Яңа Юл районнары территорияләренең бер өлеше кушыла[4][5][6]. Сарман районында нефть чыгару үсеш алган. Биредә берничә чыганакның бер өлеше урнашкан. Ромашкино нефть чыганагын эшкәртү белән Җәлилнефть, Мөслим — Мәлләнефть, Нөркәй — ТСНК шөгыльләнә[7][8][9].

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

һәм

Remove ads

География

Төньякта район Татарстанның — Тукай районы, көнчыгышта — Азнакай һәм Мөслим районнары, көньякта — Әлмәт районы, көнбатышта исә Зәй районы белән чиктәш [7]. Сарман районы мәйданы 1385,2 км² тәшкил итә.

Көнчыгыш Кама аръягының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Минзәлә һәм Мәллә елгаларының су җыю мәйданында (Ык елгасы бассейны) урнашкан. Район территориясендә сакланучы табигый объектлар — Игәнә, Минзәлә, Бохарай боры, Сөлек урманы урнашкан[10]. Район урман-дала зонасында урнашкан һәм сөрелгән территориянең проценты югары булу белән характерлана[10]. Урманнар территориянең ни бары 10 процентын тәшкил итә[11].

Remove ads

Гербы һәм флагы

«
В червлёном поле золотой поющий соловей; в оконечности оба угла щита выпукло выделены зеленью и ограничены выходящими снизу и вписанными фигурами: справа золотой головкой колоса, слева – чёрным потоком
»

[12].


Гербтагы Сандугач күтәрелешне, иҗатны һәм алга омтылышны аңлата. Уның җыры халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын гәүдәләндерә. Башак район икътисадында авыл хуҗалыгының зур ролен чагылдыра. Кара буй белән нефть чыгару күрсәтелә. Төсләр шулай ук әһәмияткә ия: кызыл хезмәт сөючәнлек, батырлык, оптимизм; яшел — табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык һәм тормыш үсеше; сары (алтын) — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм интеллект; кара — тыйнаклык, зирәклек, яшәешнең мәңгелеген символлаштыра[12].

Район флагы герб нигезендә эшләнгән. Ул киңлеге — 2, озынлыгы 3 метр булган турыпочмактан гыйбарәт. Сул якта кызыл фонда җырчы сандугач сурәтләнгән. Икенче яктан, һәр берсе тукыманың 3/4 өлешенә тиң ике яшел кисәк урнашкан.[13].

Remove ads

Тарихы

Иртә тарихы

Археологлар, Нөркәй авылы янында мамонт яссы сыннары табылганнан соң, район территориясендә борынгы кешеләрнең югары палеолит чорындагы торагы булган, дип фаразлый. Сарман районы территориясендә беренче күчеп килүчеләр XVI гасыр ахырында күренә. Күпсанлы авыллар XVIII гасырның беренче яртысында барлыкка килә. 1919 елның февралендә Сарман волостенда 16 авыл була, крестьяннар күбесенчә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. «Стахеев һәм уллары» исеме астында Петров шәраб заводы бердәнбер предприятие була[14].

1920 елга кадәр Сарман районы җирләре Уфа губернасы Минзәлә өязенә керә. 1920 елда исә уезд ТАССР составына керә. 1922 елда территория Чаллы кантонына тапшырыла[6][15]. 1930 елның июлендә Татарстан АССРның барлык кантоннары бетерелә[16], ә 10 августта Сарман районы төзелә. 1959 елның 26 мартында аңа бетерелгән Акташ районы территориясенең бер өлешен бирәләр, ә 1959 елның 12 октябрендә исә бетерелгән Яңа Юл районының бер өлешен кушалар[4][5][6].

Хәзерге тарих

1999 елда Сарман районы хакимияте башлыгы итеп Нәфис Закиров билгеләнә. 2006 елда Россиядә, муниципаль реформага бәйле, муниципаль берәмлекләр барлыкка килә һәм Закиров Сарман муниципаль берәмлеге (районы) башлыгы итеп билгеләнә. 2014 елда ул «Татнефть»кә күчә[17][18]. 2015нче елдан район башлыгы вазыйфасын Фәрит Хөснуллин били, ул 2020нче елда яңадан сайлана[19][20].

Халкы

Кеше саны — 37 мең кеше. Төп милләтләр — татарлар (90,8 процент), руслар (7,8 процент), башкортлар (0,3 процент), чувашлар (0,2 процент). Ир-атлар — 46,4, хатын-кызлар 53,6 процент. Туучылар саны — 13,6 процент, үлүчеләр саны — 12,8 процент, халыкның табигый артуы — 0,8 процент. Эшкә яраклы кешеләр район халкының 51,2 процентын, яшьрәкләр — 24,8 процентын, өлкәнрәкләр 24,0 процентын тәшкил итә. Гаиләнең уртача күләме — 3,3 кеше, ә авыл торак пунктларында уртача 294 кеше йәши. Шәһәр шартларында (Җәлил бистәсендә (шәһәр тибындагы поселок) район халкының 36,7 проценты яши.

1959[21]1970[22]1979[23]1989[24]
40 12839 91939 25632 258
Подробнее Халык саны ...
Подробнее Халык саны ...
Карта
Thumb
Сарман һәм Мөслим районнарының этник картасы
Thumb
Сарман һәм Мөслим районнарының дини картасы

Милли состав

Подробнее Милләт ...
Remove ads

Муниципаль-территориаль бүленеш

Сарман муниципаль районында 1 шәһәр һәм 22 авыл җирлеге һәм алар составындагы 72 торак пункт бар[40].

Подробнее №, Муниципаль берәмлек ...
Remove ads

Икътисад

Сәнәгать

Сарман районында нефть чыгару үсеш алган. Биредә берничә чыганакның бер өлеше урнашкан. Ромашкино нефть чыганагын эшкәртү белән Җәлилнефть, Мөслим — Мәлләнефть, Нөркәй — ТСНК шөгыльләнә[8][7][9]. Элегрәк бу чыганакта республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Тимур Шәймиевның «Дружбанефть» компаниясе эшли, елына 20 мең тонна нефть чыгарыла[41], әмма 2016 елда компания юкка чыгарыла[42].

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате белән «Сарман икмәге» һәм «Сарман-продукт» компанияләре, төзелеш белән Сарман «Мелиорация» ПМК-сы шөгыльләнә. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында район компанияләре 1,5 миллиард сумлык үзләре җитештергән товарларны төяп озата (2013 ел дәвамында 3,3 миллиард була)[43].

Авыл хуҗалыгы

Нефть чыгаруга карамастан, Сарман районы, нигездә, агросәнәгать комплексы районы, 1208,87 квадрат җир авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, борчак, карабодай, шикәр чөгендере игелә. Терлекчелекнең төп тармаклары — сөт-ит терлекчелеге һәм дуңгызчылык[7]. Районда республикада туфракның сыйфаты буенча өченче урында бәяләнгән — кара туфрак. Җир потенциалының икътисади бәясе (бонитет) 33,1 тәшкил итә[9]. 2020 елда район республикада шикәр чөгендере җыю буенча икенче урында тора — 8,8 мең гектардан 406,8 мең тонна уңыш алынган, уңдырышлылык гектарыннан 460,0 центнер, ә ашлык уңышы - 41,2 ц/га, ягъни бөтен Татарстан буенча 6нчы урында[44][45].

Районның эре агрофирмалары — «Җәлил», «Сарман» һәм «Нөркәй» («Агрокөч» холдингы бүлекчәсе)[46]. В 2016 году район занимал третье место в республике по сбору зерна — 122 тыс. из 3,1 млн тонн[47]. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 442 миллион сум тәшкил итә. 2013 ел өчен бу күрсәткеч 1,9 миллиардка якын булган[43].

Инвестицион потенциал

2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына айлык уртача хезмәт хакы нисбәте 1,79дан 2,52 тапкырга арткан. Шул ук вакытта, 2010 елда уртача хезмәт хакы 13,6 мең сумга якын булган, ә 2020 елга 35 меңгә кадәр арткан. 2010 елдан 2020 елга кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 2,41 проценттан 1,35 процентка кадәр кимегән, уртача төбәк күрсәткече — 3,78[43][48].

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләвенчә, Сарман районының төп капиталына инвестицияләр (хуҗалык итүче субъектларның тулы даирәсе) 2020 елның гыйнвар-июнь айларында 900 млиллион сум чамасы тәшкил иткән, ягъни Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,4 процент[49]. Инвестицияләр юнәлеше буенча файдалы казылмалар чыгару (434 миллион сум) һәм авыл хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык (57 миллион сумга якын) алда бара[49]. Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Сарман районына 3,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан тыш), ә 2018 елда —3,7 миллиард сум[49][50].

Торак фонды

Подробнее 2018 ел, 2019 ел ...

Транспорт

Төньяктан көньякка таба район буенча «Яр ЧаллыСарманАзнакайОктябрьский» автомобиль юлы уза, көньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба — «ӘлмәтМөслим» юлы, район үзәгеннән көнбатышка таба — «Сарман — Зәй» юлы, көньяктан «АзнакайҖәлилРус Акташы» юлы уза. 2010 елда Мортышбаш авылы буенча «СарманИгәнәбаш» автомобиль юлына 39,1 млн сумлык капиталь ремонт ясала[51].

Remove ads

Социаль өлкә

Районда 32 гомуми белем бирү мәктәбе, 33 балалар бакчасы эшли. Һөнәри училищеда алты һөнәр буенча белгечләр әзерләнә. Спорт инфраструктурасы 124 объектны үз эченә ала. 51 фельдшер-акушерлык пункты, Үзәк һәм Җәлил район хастаханәләре, Саклаубаш участок хастаханәсе һәм Александровка табиблык амбулаториясе сәламәтлек сагында тора. Сарман районында 36 авыл мәдәният йорты, 14 авыл клубы, ике район мәдәният йорты, ике музей (берсе ― Сармандагы Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее), Үзәк һәм балалар китапханәсе һәм аның 36 авыл филиалы эшли, 10 Халык коллективы бар[7].

1931 елдан «Сарман» район газетасы чыга. Башта ул «Комбайн» дип атала, 1938 елдан — «Кыр стахановчысы», 1953 елдан — «Югары уңыш өчен», 1963 елдан — «Ленинчы» («Ленинец»), шул ук вакытта рус телендә версия барлыкка килә, хәзерге исеме менән 1993 елдан атала. 1998 — 2000 елларда газета үз эшен туктатып тора[52]. 2017 елда газета Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә узган XX «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» конкурсында «Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясенә тәкъдим ителә[53]. Моннан тыш, районда «Татмедиа» ААҖ филиалы — Сарман мәгълүмат-мөхәрририят үзәге, «Новый Сарман» газетасы , Сарман радиосы бар.

Район территориясендә берничә тарихи — мәдәни һәйкәл бар: Карашай Саклау стоянкасы, Сарман стоянкасы, Яхшы Каран курганы, Рантамак торагы. Районның мәдәни мирас объектларына Иске Минзәләбаш (архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, ХХ гасыр башы), Яхшыбай (архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, ХХ гасыр башы), Мортышбаш (XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы), Яхшы Каран (1922) мәчетләре, шулай ук Языково авылындагы чиркәү (1891 ел) керә.

Remove ads

Сарман турында җырлар

  • Сарман
  • Сарман алмагачлары
  • Сарман буйларында тирәктә
  • Сарман көе
  • Сарманым
  • Сарман тангосы

Сарман районының Почетлы гражданнары

Танылган кешеләр

Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads