Татарларның дөнья буенча таралышы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татарларның иң зур өлеше яшәгән ил — Россия. 2010 елгы җанисәбе буенча, Россия Федерациясе татарлары 5 310 649 кешене тәшкил итә, башка илләрдә исә төрле чыганаклар буенча татарлар саны 1,5 миллионнан башлап, 3 миллионга кадәр[1].
- Төп мәкалә: Татарлар
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 211 119 кеше[2], Казакъстанда — 204 229[3], Украинада — 73 304[4] милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Россия составына керә.
Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШ-да, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге ССРБ-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).
Remove ads
Илләр буенча татар халкы саны
- Россия — 5 310 649[5]; шул исәптән:
- Татарстан — 2 012 571[6];
- Башкортстан — 1 009 295[6];
- Чиләбе өлкәсе — 180 913[6];
- Ырынбур өлкәсе — 151 492[6];
- Сембер өлкәсе — 149 873[6];
- Мәскәү — 149 043[6];
- Свердловск өлкәсе — 143 803[6];
- Самар өлкәсе — 126 124[6];
- Пермь крае — 115 544[6];
- Хант-Манси — Югра автономияле округы — 108 899[6];
- Төмән өлкәсе (көньяк) — 102 587[6];
- Удмурт Республикасы — 98 831[6];
- Пенза өлкәсе — 86 431[6];
- Әстерхан өлкәсе — 60 523[6];
- Мәскәү өлкәсе — 56 202[6];
- Сарытау өлкәсе — 52 884[6];
- Түбән Новгород өлкәсе — 44 103[6];
- Мордовия — 43 392[6];
- Кырым Җөмһүрияте — 42 254[7] (бу санга кырым татарлары керми);
- Омск өлкәсе — 41 870[6];
- Кемерово өлкәсе — 40 229[6];
- Мари Ил — 38 357[6];
- Киров өлкәсе — 36 457[6];
- Красноярск крае — 34 828[6];
- Чуашстан — 34 214[6];
- Санкт-Петербург — 30 857[6];
- Ямал-Ненец автономияле округы — 28 509[6];
- Краснодар крае — 24 840[6];
- Волгоград өлкәсе — 24 557[6];
- Новосибирск өлкәсе — 24 158[6];
- Иркутск өлкәсе — 22 882[6];
- Тум өлкәсе — 17 029[6];
- Курган өлкәсе — 17 017[6];
- Ростов өлкәсе — 13 948[6];
- Ставрополь крае — 11 795[6];
- Коми Республикасы — 10 779[6];
- Диңгез буе крае — 10 640[6];
- Үзбәкстан — 211 119[2];
- Казакъстан — 204 229[3];
- Украина — 73 304[4];
- Төрекмәнстан — 62 000;
- Кыргызстан — 31 491;
- Азәрбайҗан — 25 900;
- Төркия — 25 000;
- Румыния — 23 935;
- АКШ — 11 000;
- Кытай — 7900;
- Белорусия — 7316;
- Таҗикстан — 6495;
- Гөрҗистан — 3000;
- Молдавия — 2800;
- Литва — 2793;
- Латвия — 2739;
- Эстония — 2445;
- Финляндия — 1000;
- Әфганстан — 500;
- Польша — 495;
Remove ads
Илләр буенча мәкаләләр
Шулай ук карагыз
- Татарлар саны буенча Россия торак пунктлары исемлеге
- Аделаида татар-башкорт ассоциациясе (Австралия)
- «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе (Беларусь)
- «Юлдаш» татар-башкорт ассоциациясе (Швейцария)
- Татар-башкорт мәдәни үзәге (Берлин)
- Татарлар миграциясе
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads