Галлий
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Галлий (лат. Gallium, Ga) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 31. Атом номеры 31. Гади матдә галлий — йомшак уалучан металл, көмөшсу-ак (башка мәглүматлар буенча ачык-соры) төс белән зәңгәрсу төстә.
Remove ads
Символы
Галлий элементының символы — Ga (Галлий дип укыла).
Тарихы
Галлийның барлыгы Д. И. Менделеев тарафыннан фәнни яктан фаразланган булган. 1869 елда химик элементларның периодик системасын төзегәндә, ул үзе ачкан периодик законга нигезләнеп, өченче төркемдә билгесез элементлар — алюминий һәм кремний аналогларына (экааллюминий һәм экасицилий) вакантлы урын калдырган була.[1]
Атап әйткәндә, 1870 елдың 11 декабрендә (иске стиль буенча 29 ноябрьдә) чыккан мәкаләдә Менделеев экааллюминий атом авырлыгы — 68-гә, чагыштырма авырлыгы 6 г/см3якын. Металл торышында металл җиңел эриячәк, дип күрсәтә[2].Бераздан галлий француз химигы Эмиль Лекок де Буабодран тарафыннан ачыла, гади матдә рәвешендә бүлеп алына һәм өйрәнелә.
Менделеев басылып чыккан докладтан яңа элементның тасвирламасының элегрәк ул тасвирлаган экаалюминийга туры килүен ачыклый. Бу хакта ул Лекок де Буабодранга хат юллаган, ул яңа металлның чын тыгызлыгы 4,7 г/см<sup>3</sup> түгел, 5,9—6,0 булырга тиеш дип белдергән. Тикшерү Менделеевның хаклыгын күрсәтә.
Remove ads
Исеменең килеп сыгышы
Поль Эмиль Лекок де Буабодран элементны үзенең Ватаны Франция хөрмәтенә латин атамасына ярашлы— Галлия (Gallia)[3] дип атый. Элементның Франция хөрмәтенә, аның исеме Римдагыча аталуы турында хәбәр халыкта зур куаныч уята.
Табигатьтә
Галлийның Җир кабыгында уртача нисбәте −19 г/т. Галлий — ике геохимик табигатькә ия булган типик элемент. Аның төп токым барлыкка китерүче элементлары (Al, Fe һ.б.) белән кристаллохимия үзенчәлекләре якын булу һәм алар белән изоморфизм мөмкинлеге киң булу сәбәпле, кларкының ярыйсы зурлыгына карамастан, зур тупланулар барлыкка китерми. Түбәндәге минералларда галлий күп очрый:сфалерит (0—0,1 %), магнетит (0—0,003 %), касситерит (0—0,005 %), гранат (0—0,003 %), берилл (0—0,003 %), турмалин (0—0,01 %), сподумен (0,001—0,07 %), флогопит (0,001—0,005 %), биотит (0—0,1 %), мусковит (0—0,01 %), серицит (0—0,005 %), лепидолит (0,001—0,03 %), хлорит (0—0,001 %), кыр шпатлары (0—0,01 %), нефелин (0—0,1 %), гекманит (0,01—0,07 %), натролит (0—0,1 %). Диңгез суында галлий концентрациясе 3×10−5 мг/л[4].
Ятмалары
Галлий ятмалары Көньяк-Көнбатыш Африкада, Рәсәйдә, БДБ илләрендә билгеле.
Remove ads
Әдәбият
- Галлий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 5-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Шека И. А, Чаус И. С, Мнтюрева Т. Т. Галлий. К., 1963;
- еремин Н. И. Галлий. М., 1964;
- Рустамов П. Г. Халькогениды галлия. Баку, 1967;
- Дымов А. М., Савостин А. П. Аналитическая химия галлия. М., 1968;
- Иванова Р. В. Химия и технология галлия. М., 1973;
- Коган Б. И., Вершковская О. В., Славиковская И. М. Галлий. Геология, применение, экономика. М., 1973;
- Яценко С. П. Галлий. Взаимодействие с металлами. М., 1974;
- Процессы экстракции и сорбции в химической технологии галлия. Алма-Ата, 1985;
- Химия и технология редких и рассеянных элементов. Под ред. К. А. Большакова, 2 изд., т. 1, М., 1976, с. 223—244;
- Федоров П. И., Мохосоев М. В.. Алексеев Ф. П. Химия галлия, индия и таллия. Новосиб., 1977.
Remove ads
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Сылтамалар
- Галлий//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
- Галлий на Webelements
- Галлий в Популярной библиотеке химических элементов 2006 елның 13 февраль көнендә архивланган.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads