Цезий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Цезий
Remove ads

Цезий (лат. Caesium, Cs) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 1 төркем элементы. Тәртип номеры - 55. Гади матдә цезий — йомшак, селтеле металлар, көмешсу-сары төстә. Атамасын эмиссия спектрындагы ачык күк төстәге ике сызыгы буенча алган (лат. caesius — күк йөзендәй зәңгәр).

Кыска фактлар Цезий, ... хөрмәтенә аталган ...
Remove ads

Символы

Цезий элементының символы - Cs (Цезий дип укыла).

Тарих

1860 елда немец галимнәре Р. В. Бунзен һәм Г. Р. Кирхһоф тарафыннан Германиядагы Бад-Дюркһайм минераль чыганагы суларында оптик спектроскопия ысулы белән ачыла, шулай итеп, ул спектраль анализ ярдәмендә ачылган беренче элемент була. Цезийны саф килеш беренче тапкыр 1882 елда швед химигы К. Сеттерберг тарафыннан электролиз үткәргән вакытында цезий цианиды (CsCN) һәм барий катнашмасыннан аерып алган.

Remove ads

Табигатьтә

Төп цезий минералы булып поллуцит тора. Цезий кушылмалар сыйфатында кайсыбер алюмосиликатларга керә:лепидолит, флогопит, биотит, амазонит,петалит, берилл, циннвальдит, лейцит,карналлит. Шулай ук сирәк очрый торган минерал авогадрит та бар. Сеймал сыйфатында сәнәгатьтә поллуцит һәм лепидолит файдаланыла.

Цезийның расланган дөнья запасы 2012 ел башына 70 000 тонн[10].

Цезий рудасы (поллуцит) чыгару буенча Канада алдынгы — аның ятмаларында дөнья цезий микъдарының якынча 70 проценты тупланган. Поллуцит шулай ук Намибия һәм Зимбабведа чыгарыла. Рәсәйдә поллуцит ятмалары Кола ярымутравында, Көнчыгыш Саянда һәм Байкал аръягында бар. Мондый поллуцит ятмалары шулай ук Казакъстан, Монголия һәм Италия дәүләтләрендә (Эльба утр.) бар, әмма запаслары әз, һәм аларның мөһим икътисади әһәмияте юк[10].

Дөньяда баетылган цезий мәгдәнен чыгару елына 20 тонна чамасы тәшкил итә. Металл (саф) цезий җитештерү күләме — дөньяда елына 9 тонна чамасы [10].

кайсыбер чыганаклар[11] раславынча, цезийга ихтыяҗ чыгарылганына караганда 8,5 тапкырга күбрәк, цезий металлургиясендә борчылырга урын бар.

Куллану

Цезий бары тик XX гасыр башында гына кулланыла башлый, шул вакытта аның минераллары табыла һәм саф килеш табу технологиясе җитештерелә. Хәзерге вакытта цезий һәм аның кушылмалары электроникада, радио-, электро-, рентгенотехникада, химия сәнәгатендә, оптикада, медицинада, төш энергетикасында кулланыла. Гомумән алганда, тотрыклы табигый цезий-133, чикләнгән рәвештә - аның атом электростанцияләре реакторларында уран, плутоний, торийны кушудан бүлеп чыгарылган цезий-137 радиоактив изотобы кулланыла.

Remove ads

Биологик әһәмияте

Рубидий хлориды һәм хлорид цезий хлориды газ алмашуда катнаша, оксидлаучы ферментларның эшчәнлеген активлаштыра, бу элементларның тозлары организмның гипоксиягә тотрыклылыгын арттыра.

Цезий тере организмнарда

Цезий-137 — цезийзың радиоактив изотобы, бета-нурланыш һәм гамма-квантлар чыгарып, биосфераның техноген һәм радиоактив пычрануында төп сәбәпләрнең берсе.

Шулай ук карарга мөмкин

Чыганаклар

Әдәбият

  • Перельман Ф. М.. Рубидий и цезий. М., Изд-во АН УССР, 1960. 140 стр. с илл.
  • Кульварская Б. С., Соболева Н. А., Татаринова Н. В. Композиционные соединения щелочных металлов — новые эффективные источники ионов и электронов. Изв. АН СССР. Сер. физич.; 1988. Т.52. № 8. С.1509-1512.
  • Лидин Р. А. и др. Химические свойства неорганических веществ. — 3-е изд., испр. — Москва: Химия, 2000. — 480 с. — ISBN 5-7245-1163-0.
  • Плющев В. Е., Степин Б. Д. Химия и технология соединений лития, рубидия и цезия.- М.-Л.: Химия, 1970.- 407 с
  • Солодов Н. А., Рубидий и цезий, М., 1971;
  • Плющев В. Е., Степин Б. Д., Аналитическая химия рубидия и цезия, М., 1975
  • Коган Б. И., Названова В. А., Солодов Н. А., Рубидий и цезий, М., 1971;
  • Моисеев А. А., Рамзаев П. В., Цезий-137 в биосфере, М., 1975;
  • Редкол.: Зефиров Н. С. (гл. ред.). Химическая энциклопедия: в 5 т. — Москва: Большая Российская энциклопедия, 1999. — Т. 5. — 783 с. — ISBN 5-85270-310-9.
  • Audi G., Kondev F. G., Wang M., Huang W. J., Naimi S. The Nubase2016 evaluation of nuclear properties (англ.) // Chinese Physics C. — 2017. — Vol. 41, iss. 3. — P. 030001-1—030001-138. — doi:10.1088/1674-1137/41/3/030001. — Bibcode: 2017ChPhC..41c0001A.
  • Mattsson S., Radionuclides in lichen, reindeer and man, Lund, 1972.
  • Michael E. Wieser, Norman Holden, Tyler B. Coplen, John K. Böhlke, Michael Berglund, Willi A. Brand, Paul De Bièvre, Manfred Gröning, Robert D. Loss, Juris Meija, Takafumi Hirata, Thomas Prohaska, Ronny Schoenberg, Glenda O’Connor, Thomas Walczyk, Shige Yoneda, XiangKun Zhu. Atomic weights of the elements 2011 (IUPAC Technical Report) (англ.) // Pure and Applied Chemistry. — 2013. — Vol. 85, no. 5. — doi:10.1351/PAC-REP-13-03-02.
Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads