Теллур
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Теллур (лат. Tellurium, Te) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 16 төркем элементы. Тәртип номеры - 52. Металлоид.
Remove ads
Символы
Теллур элементының символы — Te (Теллур дип укыла).
Тарихы
Теллур 1782 елда Франц Йозеф Мюллер тарафыннан ачыла.
Трансильваниядә алтын мәгъдәне ятмалары тау инспекторы булып эшләп йөргән Йозеф Франц Мюллер (азак ул барон фон Райхенштейн булып йөри) Австро-Венгрия территориясендә яңа элемент таба. 1798 елда Мартин Генрих Клапрот теллурны аерып ала һәм аның мөһим үзенчәлекләрен билгели.
Исеменең килеп чыгышы
Латинча tellus, иялек килештә telluris, Җир дигәннән алынган исемне Мартин Клапрот тәкъдим иткән[1][2].
Табигатьтә
Җир кабыгындагы авырлыгы күләме 1×10−6 % тәшкил итә. 100-гә якын теллур минераллары билгеле. Иң еш очрый торган теллуридлар — бакыр, кургаш, цинк,көмеш һәм алтын теллуридлары . Теллурзың изоморф катнашмалары сульфидларда күп күзәтелә .Минераллар арасында: алтаит (PbTe), сильванит (AgAuTe4), калаверит (AuTe2), гессит (Ag2Te), креннерит [(Au, Ag)Te], петцит (Ag3AuTe2), мутманнит [(Ag, Au)Te], монбрейит (Au2Te3), нагиагит ([Pb5Au(Te, Sb)]4S5), тетрадимит (Bi2Te2S). Теллурның кислородлы берләшмәләре очрый, мәсәлән, ТеО2 — теллур охрасы.
Remove ads
Физиологик тәэсире
Теллур һәм аның очучан берләшмәләре агулы. Организмга эләккәндә күңел болгануы, бронхит, пневмония (үпкә ялкынсынуы) китереп чыгара. Һавадагы ПДК-сы төрле кушылмалар өчен 0,007-0,01 мг/м³, суда 0,001-0,01 мг/л нисбәтендә тирбәлә. Теллурның канцерогенлыгы расланмаган[3].
Агуланган очракта, теллур организмнан бик насар исле теллур кушылмалары формасында чыгарыла. Аларзың исе сарымсакка охшаган, шуңа күрә организмга зур булмаган күләмдә теллур кергәндә дә, кеше сулышыннан сарымсак исе чыга башлый, һәм бу теллур белән агулануның мөһим билгесе[4][5][6].
Remove ads
Әдәбият
- Теллур// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар
- Теллур//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
- Теллур на Webelements
- Теллур в Популярной библиотеке химических элементов 2009 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads