Европий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Европий (лат. Europium, Eu) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 63. Атом массасы 151,964 а. лантаноидлар төркеменә карый, шулай ук табигатьтә сирәк очрый торган элемент. Гади матдә европий башка лантаноидлар кебек үк — йомшак көмөшсу-ак металл, һавада җиңел оксидлаша.

Подробнее Самарий◄Европий / Europium (Eu) ►Гадолиний, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Европий элементының символы - Eu (Европий дип укыла).

Тарихы

Соңрак европий дип танылган спектраль хасиятләре беренче булып Крукс (1886) һәм Лекок де Буабодран күзәткәннәр (1892). Демарсе 1896 елда элементның спектры күрелә, ә 1901 елда элементты бүлеп алуга ирешелә, аңа Европа хөрмәтенә европий дип исем бирә[1].

Табигатьтә

Европий лантаноидлар составына керә, Америка Кушма Штатлары, Казакъстан, Рәсәй, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия җирләрендә еш очрый. Дөньяда иң зур ятмалары Кениядә[2]. Байтак запаслары Тын океан утраулары янында тирән судагы сирәк очрый торган минераллар ятмаларында, Японияның Минамитори икътисади зонасында урнашкан[3].

Чыгарып алу

Металлик европийны Eu2O3 матдәсен углерод яки лантан вакуумында торгызып, шулай ук EuCl3 расплавын электролизлап алалар.

Thumb
Гадәти шартларда европий кристалл структурасы. а=4,581 Å

Су сыйфатына йогынтысы

Европий суда үзен кальций сыман тота. Европийның аз минераллашкан табигый суларда максималь күзәтелә торган концентрацияләре 1 мкг/л-дан кимрәк ( диңгез суларында — 1,1×10−6 мг/л) тәшкил итә.

Әдәбият

  • Европий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Сылтамалар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads