Рубидий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рубидий (лат. Rubidium, Rb) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 1 төркем элементы. Тәртип номеры - 37. Гади матдә рубидий — йомшак, тиз эрүчән селтеле металл, көмешсу-ак төстә.

Подробнее Криптон◄Рубидий / Rubidium (Rb) ►Стронций, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Рубидий элементының символы — Rb (Рубидий тип укыла).

Үзенчәлекләре

Металлик рубидий металлик калийга һәм металлик цезийга тышкы күренеше, йомшаклыгы һәм ток үткәрүчәнлеге белән охшашлыкка ия. Рубидийны ачык һавада саклау ярамый, чөнки барган реакцияләрдә бик күп елылык бүленеп чыга, хәтта кайсы бердә металлның кабынып китүенә дә китерүе ихтимал. Рубидийның суга караганда тыгызлыгы югары, шуңа күрә башка селтеле металлар төркеменнән аермалы рәвештә, суда бата.

Тарихы

Рубидий 1861 елда Роберт Вильгельм Бунзен һәм Густав Роберт Кирхгоф тарафыннан ачыла.

Алар спектраль анализ ярдәмендә алюмосиликатларны тикшергәндә яңа элемент табалар. Элементның спектр хасиятләре куе кызыл төстә булганлыктан, аңа рубидий дигән исем биргәннәр (латинча rubidus "куе кызыл ").

Ятмалары

Рубидий кергән минераллар (лепидолит, циннвальдит, поллуцит, амазонит), Германия, Чехия, Словакия, Намибия, Зимбабве, Төркмәнстанда һәм башка илләрдә табыла[1].

Җиһанда

Аномаль югары микъдар рубидий Торн — Житков объектларында (объекты Торна — Житков) күзәтелә (кызыл гигант яки сверхгигант, аның эчендә нейтрон йолдыз бар)[2].

Әдәбият

  • Рубидий//Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Перельман. Ф. М. Рубидий и цезий. М.: АН УССР, 1960. 140 с. с илл.
  • Плющев В. Е., Степин Б. Д. Химия и технология соединений лития, рубидия и цезия. — М.-Л.: Химия, 1970. — 407 с.
  • Рипан Р., Четяну И. Неорганическая химия. Химия металлов. М.: Мир, 1971. — Т. 1. — 561 с.
Remove ads

Сылтамалар

Чыганаклар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads