Астат

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Астат (лат. Astatium) – иң мөһим радиоактив элементларның берсе.Менделеевның периодик таблицасының VII төп төркемендә, 85нче санында урнашкан, тоз тудыргычларга кагыла. Астатның стабиль изотоплары юк. Ә аның радиоактив изотоплары бик тотрыксыз. Иң озак торучы астат-210 изотобының ярымтаркалу периоды 8,3 сәгать. "Астат" атамасы грек astatos – тотрыксыз сүзеннән алына.

Подробнее Po◄Аста́т / Astatium (At)►Rn, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Ачу тарихы

Астатны чагыштырмача озак түгел генә ачалар: 1940нчы елда Э. Сегре, Т. Корсон һәм У. Мак-Кензи АКШта, висмутны циклотронда кызуландырылган ά-кисәкчекләр белән бомбага тотып, астатның беренче изотобын – 211 At ны табалар.

Физик һәм химик үзлекләре

Астат нормаль шартларда да, вакуумда да тиз эри. Шулай ук Ag, Au, Pt металларында адсорбирлаша.

Астатның химик үзлекләре иодныкына да, полонийныкына да ошаган. Шуңа күрә ул металлар да һәм неметалларда үзлекләрен күрсәтә.

Астат сероводород белән әче эремәләрдән дә утыртыла. Ул, типик металлар кебек үк, күкертле-әче эремәләрдә цинк белән чыгарыла. Электролизда катодта утыра.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads