Глобаль тынычлык индексы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Глобаль тынычлык индексы
Remove ads

Глобаль тынычлык индексы (Global Peace Index/GPI) – илләрнең һәм регионнарның чагыштырмача тынычлылыгын үлчәү торышлыгы. Бу индекс Economist журналының мәгълүмат берлеге (ингл.) туплаган һәм берләштергән мәгълүматлар нигезендә халыкара экспертлар түгәрәкләре һәм җыелышлары фикерләрен исәпкә алып Икътисад һәм тынычлык институты (ингл.) (Institute for Economics and Peace/IEP) тарафыннан барлыкка китерелгән. Исемлек буенча мәгълүматлар беренче тапкыр 2007 елның май аенда бастырылды, соңгырак чыгарылышлары 2008 елның май, 2009 елның 2 июнь, 2010 елның 10 июнь, 2011 елның 25 май һәм иң соңгысы 2012 елның июнь аенда пәйда булды. Бу дөнья илләренең тынычлылыгы буенча эзләнүләренә нигезләнгән иң беренче рейтингы дип санала. Соңгы чыгарылышына 158 ил кертелгән (2007 елда 121 иде). Бу индекс Кофи Аннан, Далай-лама XIV, архиепископ Десмонд Туту, Финләндия байрагы Финләндияның элекке президенты Мартти Ахтисаари, Нобель бүләге лауреаты Мөхәммәт Юныс, икътисад галиме Джеффри Сакс, Ирландия байрагы Ирландияның элекке президенты Мэри Робинсон, һәм АКШ байрагы АКШның элекке АКШ президенты Джимми Картер тарафыннан якланылды. Исәпкә алынган факторлар арасында илдәге җинаятьчелек дәрәҗәсе, һәм илнең тышкы мөнәссәбәтләренә тәэсир итүче хәрби чыгымнары һәм сугыш факторлары. Индексның яңа чыгарылышы елдан елга Лондон, Вашингтон, Нью-Йорк ( БМО баш-фатиры) һәм Брюссельда урын анарга багышланган вакыйгалар белән җәмәгатьчелек игътибарына җәлеп ителә.

Thumb
2018 Глобаль тынычлык индексы мәгълүматларын күрсәтүче дөнья харитасы. Яшелрәк күренгән илләр тынычрак, кызылрак күренгәннәре – тынычсызрак дип билгеләнә.
Thumb
2007-2011 Глобаль тынычлык индексы чыгарылышларына кергән илләр саны үзгәрешләре.
Remove ads

Методология

Тәнкыйть һәм җавап

Глобаль тынычлык индексы рейтингы

Thumb
2012 елгы Глобаль тынычлык индексы нәтиҗәләре.

Тынычрак дип саналган милләтләр азрак баллар җыйган. Рейтинглары яшел зонада булган илләр дөньяның иң тыныч 20%ка керә, кызыл зонасындагылары – тынычлык дәрәҗәсе иң түбән 20% булганнары төркемендә.[1]

Подробнее Ил, 2012 Ранг ...

Игътибар:2010 ел мәгълүматны җыюда методологик аермалар булды.[2]

Remove ads

Шулай ук карагыз

  • АКШ тынычлык индексы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads